В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте белгечләре республика халкының сорауларына 21-нче июньнән 5-нче июльгә кадәр җавап бирәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче июнь). 21-нче июньдә Татарстанда һәм аның башкаласында икмәк-күмәч эшләнмәләре һәм кондитер продукциясенең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча кайнар линия ачылачак.
Казан һәм Татарстан халкы үз сорауларын 5-нче июльгә кадәр ТР буенча Россия кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте идарәсенең туклану гигиенасы буенча күзәтчелек бүлеге белгечләренә (843) 273-34-85 телефоны буенча бирә алачак. Шалтыратулар 10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр кабул ителәчәк, дип хәбәр ителә ведомство сайтында.
Моннан тыш, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте белгечләреннән 8(800) 555-49-43 телефоны буенча тиешле вакытта һәм дөрес мәгълүматны алырга мөмкин.