В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Кайнар линия 30-нчы сентябрьдән 4-нче октябрьгә кадәр эшләячәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче сентябрь). 30-нчы сентябрьдә Татарстанда һәм аның башкаласында юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр өчен кайнар линия хезмәте эшли башлаячак. Алар эшкуарлык эшчәнлегенең аерым төрләрен гамәлгә ашыра башлау турында хәбәр итү мәсьәләләре буенча консультация ала алачаклар.
Республика халкының сорауларына Россия кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәләрендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе хезмәткәрләре җавап бирәчәк. Кайнар линия 30-нчы сентябрьдән 4-нче октябрьгә кадәр түбәндәге телефон аша эшләячәк: (843) 238-26-84.
Консультацияләр дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 10.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр һәм җомга көнне 10.00 сәгатьтән 15.45 сәгатькә кадәр (төшке ашка бүленү - 12.00-12.45) биреләчәк, дип хәбәр иттеләр ведомствода.