В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Кайнар линия 10-нчы декабрьгә кадәр эшли.
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче декабрь). Татарстанда инвалидларга консультация һәм гамәли ярдәм күрсәтү оештырылды. Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе белгечләре алар янына яшәү урыны буенча килеп, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә булышалар.
Республика халкыннан шалтыратулар түбәндәге телефон номеры буенча кабул ителә: 8(917)224-87-94, 10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр, төшке ашка 12.00 сәгатьтән 12.45 сәгатькә кадәр тәнәфес белән. Кайнар линия 10-нчы декабрьгә кадәр эшли.
Вакытны, консультация алу урынын һәм күздә тотылган мәсьәләләрне килештерү өчен идарәнең кулланучылар хокукларын яклау бүлегенә түбәндәге телефон аша мөрәҗәгать итәргә кирәк: (843) 238-35-09 яки электрон адрес буенча: rpn.zppsmi@tatar.ru, дип хәбәр ителә ведомство сайтында.