24-нче май - ял көне (якшәмбе), ә 31-нче июль - эш көне булмаган бәйрәм көне (җомга).
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче май). ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы нигезендә Ураза һәм Корбан гаетләрен үткәрү көннәре билгеләнде. Ай календаре буенча һәм традицияләр нигезендә 2020 елда төп мөселман бәйрәмнәре 24-нче май һәм 31-нче июльгә туры килә.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының җитештерү календаре нигезендә, 24-нче май - ял көне (якшәмбе), ә 31-нче июль - эш көне булмаган бәйрәм көне (җомга). 30-нче июльнең эш көне бер сәгатькә кыскарачак.
Искәртеп узабыз, 24-нче апрель көнне мөселманнарның изге Рамазан ае башланды.