Хәзер, бюджет даирәсендә эшләүчеләр генә түгел, барлык яшь гаиләләр дә торак шартларын яхшырта алачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче июль). Татарстанда 6 мең яшь гаилә социаль ипотека программасы буенча торак ала алачак. Хәзер, бюджет даирәсендә эшләүчеләр генә түгел, республиканың барлык яшь гаиләләре торак шартларын яхшырту өчен әлеге чарадан файдалана алачак. Яңа программаның операторы ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды булачак. Бу хакта кичә ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР яшьләр министры Дамир Фәттахов сөйләде.
Яшь гаиләләр өчен социаль ипотека программасын 2018 елда ук эшли башладылар. Дамир Фәттахов сүзләренә караганда, бөтен республика буенча 6 меңгә якын яшь гаилә торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ. Татарстан Республикасы Яшьләр министрлыгы каршындагы «Индекс 14-30» тикшеренү үзәге үткәргән яшь гаиләләрдән сораштыру күрсәткәнчә, 24 яшьтән өлкәнрәк яшьләрнең 53%-тан артыгында яхшы торак шартлары булдыру яшь гаилә өчен өстенлекле мәсьәлә булып тора. Яшьләрнең 18%-тан артыгында үз торагына ихтыяҗы бар. 14-30 яшьлек сораштырылган яшьләрнең яртысыннан артыгы әти-әниләре белән яши. Республиканың яшь парларының 19%-ы гына әти-әниләреннән яисә туганнарыннан аерым яши.
Программада катнашу өчен, әйтик, ир белән хатынның берсе 18 яшьтән 35 яшькә кадәр булырга, Татарстанда язылып, республикада эшләргә яки үзмәшгуль булырга тиеш. Программа тулы булмаган гаиләләргә дә кагыла. Мәсәлән, бала белән ата-ананың берсе шулай ук яшь гаиләләр өчен социаль ипотекага дәгъва итә ала. Программада үзләренең торагы булмаучылар яисә гаиләдә һәр кешегә 18 квадрат метрдан артык булмаган мәйдан туры килгән яшь гаиләләр катнаша ала.
Моннан тыш, түләү сәләтен расларга кирәк булачак. Гаилә өчен беренчел кертем фатир бәясенең 10%-ын тәшкил итәчәк, аның урынына ана капиталын кулланырга мөмкин. Әгәр дә торак 2020 елның 1-нче сентябренә кадәр алынса, булачак фатир бәясенең 5%-ын гына кертү дә җитә.
Фатирны яшь гаиләләр 28,5 ел эчендә сатып ала алачак. Ике кешенең гаиләсенә норматив - 42 квадрат метр, 3 һәм аннан да күбрәк кешенең гаиләсенә - һәрберсенә 18 квадрат метр, дип билгеләп үтте Д.Фәттахов.
Яшь гаиләләр якын арада Башкарма комитетларга һәм Дәүләт торак фондына яңа программада катнашу өчен мөрәҗәгать итә алачак.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, социаль ипотека программасы - яшь гаилә торак шартларын яхшырту өчен файдаланырга мөмкин булган дәүләт ярдәменең дүртенче варианты. Республикада федераль финанслашу шартларында яшь гаиләләр дәүләттән торак бәясенең 35%-ына кадәр күләмдә субсидия алу мөмкинлеге булган түләүсез субсидияләр программасы эшли. Соңгы 16 елда дәүләтнең мондый ярдәменнән 7894 гаилә файдаланган.
Ярдәмнең башка мөһим механизмы авыл җирлегендә яшәүче яшь гаиләләргә юнәлдерелгән. Аларга 15 елга кадәр яшәү бәясенең 60%-ына кадәр займ бирелә, шул исәптән, яшь гаиләнең шәхси торак йорты төзелешен тәмамлау мөмкинлеге каралган. Әлеге программаны тормышка ашыруның 20 елы эчендә 4330 яшь гаилә үзләренең торак шартларын яхшырта алган.
Татарстанның яшьләр сәясәте лидерлары арасында конкурс торак шартларын яхшырту өчен яшьләргә ярдәм итүнең тагын бер чарасы булып тора, аның операторы - Татарстан Республикасы Студентлар лигасы.