В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Россия Социаль фондының электрон каталогында барлыгы 7 меңгә якын әйбер тәкъдим ителгән.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 10 нчы май). Татарстанда техник реабилитация чараларына 1,5 меңнән артык электрон сертификат рәсмиләштерелгән. Продукциянең гомуми бәясе 30 млн сумнан артып китә.
Россия Социаль фондының электрон каталогында 740 җитештерүчедән һәм тәэмин итүчедән 6,9 меңнән артык реабилитация әйберләре исәпләнә. Алар арасында ишетү аппараты, кресло-коляска, култык таягы, кул таягы һәм башкалар бар.
Техник реабилитация чараларын электрон сертификат ярдәмендә сатып алырга мөмкин. Анда эшләнмәнең төре һәм аның гамәлдә булу вакыты турында мәгълүмат бар, ул хәзерге вакытта 12 ай тәшкил итә, әмма реабилитация үткәрү өчен күрсәтелгән вакыттан артык түгел, дип хәбәр итә ТР буенча Социаль фонд бүлекчәсенең матбугат хезмәте.
Шулай ук сертификатта аның ярдәмендә сатып алырга мөмкин булган реабилитация әйберләренең саны һәм өстәмә акча җәлеп итмичә сатып алу өчен максималь бәя күрсәтелгән. Аны социаль фондның шәхси кабинетында яки дәүләт хезмәтләре порталында рәсмиләштерергә мөмкин.