Синоптиклар кар, яңгыр, буран, томан һәм көчле җил фаразлый.
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче февраль). Татарстанда шторм кисәтүе игълан ителде.
17-нче февраль 21.00 сәгатьтән 18-нче февраль 6.00 сәгатькә кадәр республика территориясендә көньяк-көнбатыштан исәчәк җилнең тизлеге көчәйгәндә секундына 25 метрга кадәр, Казанда 22 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Аерым районнарда бозлавык, күз күременең 500 метрга кадәр начараюы белән буран көтелә. Иртән һәм көндез урыны белән томан фаразлана. Юлларда бозлавык, тайгак, кар боткасы.
Төнлә ТР башкаласында һава температурасы минус 1-дән +1 градуска кадәр, көндез +1-дән +3 градуска кадәр үзгәреп торачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
Исегезгә төшерәбез, һава шартлары начараю сәбәпле, дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне юлларда игътибарлы булырга чакыра.