Һәйкәл кую урыны буларак Җиңү паркы сайланган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче май). Татарстанда Казанда Азат итүче сугышчыга куелачак һәйкәлнең иң яхшы эскиз проектына ачык конкурс игълан ителде. Иҗади бәйгедә катнашу өчен иҗат берлекләре әгъзалары булган скульпторлар, рәссамнар, дизайнерлар, архитекторлар чакырыла. Проект буенча алар ялгызы гына да, җитәкче сыйфатында коллектив составында да эшли ала.
Һәйкәл кую урыны буларак Казанда Бондаренко урамы һәм Хөсәен Ямашев проспекты киселешендә урнашкан Җиңү паркы сайланган. Авторлардан комплекслы якын килүне көтәләр. Шулай итеп, һәйкәл проектын эшләүдән тыш, алар якын-тирә территорияне төзекләндерү буенча идеяләр тәкъдим итәргә тиеш, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.
Катнашу өчен гаризалар 13-нче сентябрь 17.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан, Пушкин ур., 66/33, 113-нче, 115-нче кабинетлар.
Конкурсны Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы оештыра. Конкурс турындагы нигезләмә белән министрлык сайтында танышырга мөмкин.