Бүген кич, шулай ук 17 нче гыйнвар төнендә һәм көндез һава торышының начарлануы көтелә
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 16 нчы гыйнвар). Татарстанда шторм кисәтүе игълан ителде. 16 нчы гыйнвар кичендә, 17 нче гыйнварда төнлә һәм көндез республикада, шул исәптән Казанда да, 500 метрга кадәр күз күреме начарлану белән көчле буран, кар көтелә, ә юлларда кар көртләре ихтималы зур.
Моннан тыш, синоптиклар секундына 17-22 метр көчле көньяк җилен фаразлый, ә 16 нчы гыйнварның 20:00 сәгатеннән 17 нче гыйнварның 11:00 сәгатенә кадәр урыны белән секундына 27 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Бу хакта РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә хәбәр иттеләр.