В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Хәзерге вакытта медицина күзәтүе астында 1149 кеше бар.

(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче апрель). Татарстанда соңгы тәүлек эчендә коронавирус инфекциясе белән авыруның яңа очраклары теркәлмәгән. Кичә 23 авыру турында билгеле булды. Шулай итеп, бөтен вакыт эчендә 107 авыру ачыкланды, аларның 17-се савыкты.
Хәзерге вакытта медицина күзәтүе астында 1149 кеше бар, дип хәбәр итә Татарстанның коронавируска каршы көрәш буенча оператив штабы. 21 мең 155 кеше медицина күзәтүеннән төшкән. Тәүлек эчендә Татарстанда коронавируска 822 тест ясалган, барлык тикшеренү чорында - 26 мең 624 тест.
Россиядә соңгы тәүлек эчендә коронавирус 3388 кешедә расланды, шул рәвешле илдәге расланган очракларның гомуми саны 24 мең 490 кеше тәшкил итте. 1986 кеше сәламәтләнде, 198-е үлде, дип хәбәр итә федераль оператив штаб.