В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Элегрәк кертелгән чикләүләр 7-нче ноябрьдән соң да гамәлдә булачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче ноябрь). Татарстанда эшләми торган көннәрне 7-нче ноябрьдән соң озайтмаячаклар. Мондый карарны Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов кабул итте. Эпидемологик вәзгыять турында аңа бүген оператив штаб хәбәр итте.
Элек кертелгән чикләүләр һәм кайбер объектларның эшенә тыюлар, тамаша-күңел ачу һәм массакүләм чаралар уздыруны тыю санитар-эпидемиологик вәзгыять яхшырганга кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр иттеләр «Татмедиа» агентлыгында.
Эпидемологик вәзгыятькә карап, өстәмә чикләү чаралары кертү мөмкин. Аларның исемлеге хәзер Татарстан Хөкүмәте каравында.