Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
10.04.2019, 16:15

Татарстанда Идел һәм Чулман буйлап навигация 30 апрельдә ачылачак

Хәзерге вакытта судноларны актив әзерләү бара.

(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы апрель). Татарстанда Идел һәм Чулман буйлап навигацияне 30-нчы апрельдә ачу планлаштырыла. Хәзерге вакытта судноларны актив әзерләү бара.

2018 елның декабрендә үткәрелгән конкурс нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы һәм «Татфлот» суднолар компаниясе» акционерлык җәмгыяте арасында 2019 елда Татарстан территориясендә Казан һәм Чистай елга портларыннан халыкка шәһәр яны элемтәсендә су транспорты белән хезмәт күрсәтүне оештыру турында килешү төзелде. Хәзер экипажларны комплектлау, судноларны агымдагы төзекләндерү тулы куәткә бара. Кирәкле барлык суднолар техник яктан төзек, 2/3 теплоход навигациягә әзер инде.

Шәһәр яны маршрутлары 2018 елдагы кебек үк сакланган. Үзйөрешле флот 9 теплоход һәм 4 тизйөрешле метеор белән тәэмин ителәчәк. Казанның Елга портыннан Садовая урамына (Студенец аша), Печищи авылына (Югары Ослан аша), Ташевка, Шеланга һәм Кызыл Байракка кадәр (Түбән Ослан, Ключище, Матюшино, Гребени аша) рейслар оештырылачак.

Моннан тыш, Казаннан Зөя утравына кадәр рейслар, шулай ук Татарстан башкаласыннан Болгарга һәм Тәтешкә кадәр тизйөрешле линияләр ачу планлаштырыла. Чистайның елга портыннан Кызыл Ярга кадәр рейслар оештырылачак, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар

Татарстанда Идел һәм Чулман буйлап навигация 30 апрельдә ачылачак

<p> (Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы апрель). Татарстанда Идел һәм Чулман буйлап навигацияне 30-нчы апрельдә ачу планлаштырыла. Хәзерге вакытта судноларны актив әзерләү бара. </p> <p> 2018 елның декабрендә үткәрелгән конкурс нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы һәм «Татфлот» суднолар компаниясе» акционерлык җәмгыяте арасында 2019 елда Татарстан территориясендә Казан һәм Чистай елга портларыннан халыкка шәһәр яны элемтәсендә су транспорты белән хезмәт күрсәтүне оештыру турында килешү төзелде. Хәзер экипажларны комплектлау, судноларны агымдагы төзекләндерү тулы куәткә бара. Кирәкле барлык суднолар техник яктан төзек, 2/3 теплоход навигациягә әзер инде. </p> <p> Шәһәр яны маршрутлары 2018 елдагы кебек үк сакланган. Үзйөрешле флот 9 теплоход һәм 4 тизйөрешле метеор белән тәэмин ителәчәк. Казанның Елга портыннан Садовая урамына (Студенец аша), Печищи авылына (Югары Ослан аша), Ташевка, Шеланга һәм Кызыл Байракка кадәр (Түбән Ослан, Ключище, Матюшино, Гребени аша) рейслар оештырылачак. </p> <p> Моннан тыш, Казаннан Зөя утравына кадәр рейслар, шулай ук Татарстан башкаласыннан Болгарга һәм Тәтешкә кадәр тизйөрешле линияләр ачу планлаштырыла. Чистайның елга портыннан Кызыл Ярга кадәр рейслар оештырылачак, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте. </p>