Үзмәшгуль статусында теркәлгән булуның таләп ителгән срогы ярты елдан бер айга кадәр кимеде.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU 15-нче ноябрь). 1-нче ноябрьдән татарстанлылар ташламалы шартларда микрозаем ала алачак. Әгәр элек ташламалы финанслауга алты айдан бирле әлеге статуста эшчәнлек алып баручы татарстанлылар дәгъва итә алса, хәзер шартлар йомшарган – теркәү срогы 1 айдан башлана.
Микрозаем 50 меңнән 500 мең сумга кадәр 2 елга кадәр срокка бирелә, теләсә нинди эшмәкәрлек максатларына еллык 5,5 процент белән. Шул ук вакытта эшкуарлар төп бурычны ярты елга кичектерә ала, ә 100 мең сумга кадәр микрозаемны тәэмин ителмичә генә алырга мөмкин, дип хәбәр итә ТР Икътисад министрлыгының матбугат хезмәте.
Микрозаем заемчыларга һөнәри керемгә салым салына торган эшчәнлекне тормышка ашыру өчен кирәкле теләсә нинди чыгымнарга бирелә. Микрозаемга заявкаларны караганда, 35 яшькә кадәрге үзмәшгуль хатын-кызлар, шулай ук 45 яшьтән өлкәнрәк физик затлар тарафыннан гамәлгә ашырыла торган проектлар өстенлекле булып тора.
Микрозаем алуга гаризаны эшмәкәрлек өчен КФҮ яки ТР эшмәкәрлекне яклау фонды аша бирергә мөмкин.