Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
19.12.2018, 12:33

Татарстанда юл-транспорт һәлакәтләре саны кимү күзәтелә

ЮХИДИ мәгълүматларына караганда, республикада "исерек" аварияләр һәм юл-транспорт һәлакәтләре саны кимегән.

(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы декабрь, Алена Мирошниченко). Татарстан Республикасы территориясендә теркәлгән юл-транспорт һәлакәтләре саны, шулай ук аварияләр нәтиҗәсендә һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр саны, узган ел белән чагыштырганда, кимегән. Агымдагы елның 11 ае нәтиҗәләре буенча төбәк территориясендә 4222 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 341 кеше үлгән һәм 5196 кеше җәрәхәтләнгән. Исерек килеш машина йөртү, узып китү кагыйдәләрен бозу, шулай ук юл-транспорт челтәренең җитешсезлекләре буенча аварияләр саны кимеде. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсе матбугат конференциясендә Татарстан буенча Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча баш дәүләт инспекторы Ленар Габдерахманов хәбәр итте.

Ул агымдагы елда 2024 елга кадәр юл хәрәкәте иминлеге стратегиясе эшли башлады, дип сөйләде. Максатлар арасында - юл-транспорт һәлакәтләрендә үлем-китемне 2030 елга кадәр 0 күрсәткеченә кадәр киметү. Моның өчен 2024 елга ТРда үлүчеләр саны ким дигәндә 2 тапкыр кимергә тиеш, дип хәбәр итте республиканың ЮХИДИ Баш инспекторы. "Моңа гражданнарның хокукый аңын арттыру юлы белән ирешергә мөмкин. Хокук бозуларга да, кагыйдә бозучыларның үзләренә дә түзмәүчелек уятырга кирәк. Күп кенә гражданнар хәзер үк инспекция хезмәткәрләренә тәртип бозучыларны ачыкларга булыша. Әйтик, агымдагы елда шаһитлар 1800-гә якын хәбәр җибәргән, алар нәтиҗәсендә күп кенә хокук бозучыларны тоткарлый алдык, шул исәптән аларның 919-ы – исерек хәлдә хокук бозучылар", - дип сөйләде Л.Габдерахманов.

ЮХИДИ хезмәткәрләрен республикада һәр җиденче юл-транспорт һәлакәтендә балалар катнашуы һәм аларның зыян күрүе борчый. Шул ук вакытта һәр икенче авариядә җәяүле бала катнаша. Л.Габдурахманов һәлакәтләрнең күпчелегендә нәкъ менә өлкәннәр гаепле булалар, дип ассызыклады.

Татарстанда тизлек режимын бозуларга зур игътибар бирелә, чөнки алар машина йөртүчеләр гаебе белән күпчелек юл-транспорт һәлакәтләренең төп факторы булып тора. "Тизлекне арттыруның нәтиҗәләре бар. Әгәр автомобиль 40 км/сәг тизлек белән хәрәкәт итсә, җәяүлеләр, кагыйдә буларак, аз гына җәрәхәтләр ала. Тизлек 60 км/сәг кадәр артса, җәяүленең исән калуына өмете калмаска мөмкин", - дип искә төшерә ТР баш дәүләт инспекторы.

Матбугат конференциясендә шулай ук җәяүлеләр кичүе урыннарында аварияләрне киметүгә юнәлдерелгән чаралар турында да сөйләделәр. Әйтик, ел дәвамында 119 җәяүлеләр кичүе алдыннан Татарстанда ясалма тигезсезлек урнаштырганнар, 47-се – диод билгеләр белән җиһазландырган, 45 участокта ясалма яктырту урнаштырганнар. "Әмма иң нәтиҗәле чараларның берсе – көйләнми торган җәяүлеләр кичүләрен көйләнә торганнарга күчерү. Быел республикада чакыру җайланмалары булган 15 светофор кертелде. Статистика күрсәткәнчә, мондый кичүләрдә юл-транспорт һәлакәтләре булмый диярлек", - дип нәтиҗә ясады Ленар Габдурахманов.

Барлык яңалыклар