В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
2018 елда диспансерлаштыру барышында 1,5 мең авыруда яман шеш ачыкланган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче февраль, Алинә Бережная). 2018 елда Татарстанда онкология авырулары белән 16300 пациент ачыкланган, бу 2017 ел белән чагыштырганда 300 очракка күбрәк. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков хәбәр итте.
Онкология диспансерында республиканың һәр 35-нче кешесе исәптә тора. Республика балалар клиник хастаханәсенең онкогематология бүлегендә 8 меңнән артык бала дәвалана. Марат Садыйков китергән авырулар санының статистикасына караганда, республикада яман шеш очракларының 13,3% - тире, 13,2% - юан эчәк, 11,3% - сөт бизен, үпкә яман шеше очракларның 10% теркәлгән.
"Онкология авырулары белән көрәш комплекслы һәм катлаулы булып тора, ел саен Татарстанда онкология авырулары белән 16 меңнән артык пациент ачыклана, шул ук вакытта яман шешләрдән үлүчеләр саны 4% арткан", - дип мәгълүматлар китерде М.Садыйков һәм, кызганычка каршы, пациентлар үз сәламәтлекләре турында сирәк уйлана, медикларның планлы тикшерүләренә игътибар итми, дип өстәде. Әйтик, узган ел 1,5 мең авыу диспансеризация бырышында яман шеш ачыкланган.
Республикада онкоавыруларны дәвалау һәм диагностикалауга аерым игътибар бирелә, дип сөйләде М.Садыйков. Әйтик, Әлмәттә РКОД филиалының радиологик корпусы төзелә башлаган инде, ә быел Яр Чаллыда онкология үзәген төзү планлаштырыла.
Онкологлар мәгълүматларына караганда, иртә стадиядә ачыкланган яман шеш очракларның 80-90% дәвалана. "Хәзерге заман медицинасының мөмкинлекләре бик зур, әмма алар иртә диагностиканы алыштырмый. Яман шеш симптомнар рәвешендә күренгәндә, еш кына аны дәваларга мөмкин түгел, әмма иртә стадияләрдә авыруның үсешен булдырмый калырга мөмкин", - дип сөйләде Идел буе федераль округының баш онкологы, КДМА ректоры Рөстәм Хәсәнов.
Әйтик, ТР баш онкологы, РКОД баш табибы урынбасары Владимир Жаворонков сүзләренчә, пациентка беренче чиратта зарарлы гадәтләрдән баш тартырга, сәламәт ризык белән тукланырга, кояшта булу вакытын киметергә, физкультура белән шөгыльләнергә һәм даими рәвештә диспанцерлаштыруны үтәргә кирәк.