В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Иртәгә Казанда секундына 12 метрга кадәр көчле җил булырга мөмкин
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 19 нчы май). Синоптиклар фаразлавынча, 20 нче майда Татарстан башкаласында алмашынучан болытлы булачак, явым-төшем көтелми. Җил көньяк-көнчыгыштан, көнчыгыштан секундына 4-9 метрга кадәр. Төнлә һава температурасы 9-11 градус җылы тәшкил итәчәк, түбән урыннарда +6 дан +8 градуска кадәр. Көндез тизлеге секундына 12 метрга кадәр җил булырга мөмкин, һаваның максималь температурасы 22-24 градус җылы булачак.
Республиканың көнчыгышында 20 нче май төнендә урыны белән бераз яңгыр явачак. Температура +5 тән +10 градуска кадәр тәшкил итәчәк. Көндез явым-төшем ихтималы аз, термометр баганалары +19-24 градуска кадәр күтәреләчәк.
Якшәмбе, 21 нче майда, Татарстанда синоптиклар җылы коры һава торышы вәгъдә итә. Төнлә +4 тән +9 градуска кадәр, көнбатышта +14 градуска кадәр көтелә. Көндез һава температурасы 22-27 градус тирәсе җылы булачак.
Фаразлаулар буенча, киләсе атна башында республикада явым-төшем ихтималы аз. Температура +24-30 градуска кадәр күтәреләчәк, дип хәбәр иттеләр ТР Гидрометеорология үзәгендә.