Шәһәр яны поездлары җәдвәле турындагы мәгълүматны +7(937)625-04-33 телефоны буенча, сайттан, «Пригород» мобиль кушымтасыннан алырга мөмкин.
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы апрель). Май бәйрәмнәре чорында Татарстанда өстәмә шәһәр яны поездлары йөриячәк.
Шулай итеп, 1-нче майдан 11 майга кадәр һәр көнне түбәндәге поездлар йөриячәк: Казан - Арча юнәлешендәге 6404-нче номерлы (8.15 сәгатьтә китә, 9.57 сәгатьтә килеп җитә), Арча - Казан юнәлешендәге 6407-нче номерлы (10.55 сәгатьтә китә, 12.39 сәгатьтә килер җитә), Казан - Тюрлема юнәлешендәге 6001-нче номерлы (8.10 сәгатьтә китә, 9.50 сәгатьтә килеп җитә), Тюрлема - Арча юнәлешендәге 6476-нчы номерлы (10.36 сәгатьтә китә, 13.34 сәгатьтә килеп җитә), Арча - Казан юнәлешендәге 6437-нче номерлы (17.00 сәгатьтә китә, 18.48 сәгатьтә килеп җитә), Казан - Зөя юнәлешендәге 6355-нче номерлы (10.28 сәгатьтә китә, 11.55 сәгатьтә килеп җитә), Зөя -Казан юнәлешендәге 6356-нчы номерлы (14.20 сәгатьтә китә, 15.35 сәгатьтә килеп җитә), дип хәбәр итә «Содружество» акционерлык җәмгыяте.
Шәһәр яны поездлары җәдвәле турында тулырак мәгълүматны тәүлек буе эшли торган +7(937)625-04-33 телефоны буенча, сайттан, «Пригород» мобиль кушымтасыннан алырга мөмкин.