Быел 85 универсаль спорт мәйданчыгы, блок-модульле алты чаңгы базасы, бер ябык футбол манежы төзү планлаштырыла.
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче март, Алена Мирошниченко). Татарстанда 2020 елда спорт инфраструктурасы объектларын капиталь ремонтлау һәм төзү өчен 3,8 млрд сум бүлеп биреләчәк. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта республиканың спорт министры Владимир Леонов хәбәр итте. Эшләр «Спорт – тормыш нормасы» федераль проекты, «Демография» илкүләм проекты, шулай ук республика программалары кысаларында алып барылачак.
«Демография» илкүләм проекты буенча республикада ГТО комплексы өчен 9 спорт мәйданчыгы төзеләчәк. Аерым алганда, Казанның «Тасма» стадионында йөгерү юллары өчен яңа рулон япмасы барлыкка киләчәк. Моннан тыш, 2020 елда хоккей буенча республика спорт мәктәпләренә яңа җиһазлар һәм инвентарь кайтартылачак. В.Леонов билгеләп үткәнчә, 2024 елга физкультура һәм спорт белән даими рәвештә шөгыльләнүче татарстанлыларның өлеше 57%-ка җитәргә тиеш. Республикада «Спорт – тормыш нормасы» федераль проекты буенча шундый максатлар куела. Узган ел нәтиҗәләре буенча бу күрсәткеч 49,5% тәшкил иткән.
2013 елдан республикада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән универсаль спорт мәйданчыклары төзү буенча масштаблы проект гамәлгә ашырыла. Быел 85 универсаль спорт мәйданчыгы, блок-модульле алты чаңгы базасы төзү планлаштырыла, шуларның берсе Казанда, бер ябык футбол манежы Яшел Үзән районында барлыкка киләчәк.
«Моннан тыш, 2019 елда ТАССР төзелүнең 100 еллыгына бәйле дүрт ябык манеж төзелешен башлау республика өчен әһәмиятле вакыйга булды. Аларның икесе Казанда - Чуйков урамы һәм Танк урамы буенча төзеләчәк. Бүген биредә актив төзелеш алып барыла», - диде Татарстан спорт министры.
Хәзерге вакытта тагын берничә спорт объекты, шул исәптән Казанда да, проектлау стадиясендә тора, дип өстәде ул. Алар арасында Гаврилов урамында төбәк фигуралы шуу һәм яр буе спорт төрләре үзәкләре, «Тасма» стадионындагы универсаль спорт залы, «Форвард» чпорт комплексы янында, Химиклар урамында ябык түбәле йөзү бассейны, Мирный бистәсендә чаңгы-биатлон базасы һәм «Олимпиец» спорт комплексы янындагы янкорма бар.
Ел саен Татарстанда спорт объектларын капиталь ремонтлау өчен 500 млн сум тирәсе акча бүлеп биреләчәк. Тиешле капремонт программасы 5 елга исәпләнгән. «Программаны тормышка ашыру нәтиҗәсендә республиканың 35 мең баласы өчен түләүле һәм түләүсез төркемнәрдә физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү шартлары яхшырачак. Ремонтланган объектларга көн саен 70 меңгә якын кеше йөри алачак», - диде В.Леонов.
2020 елда ук 19 объектны яңарту һәм бер объектта технологик җиһазларны алыштыру планлаштырыла. Тагын 8 объект, аерым алганда, Казанның Чирәмдәге хоккей үзәге һәм «Тулпар» стадионы капиталь ремонт программасыннан тыш реконструкцияләнә.
Татарстан Республикасы спорт министры ассызыклаганча, Татарстан – боз корылмалары һәм бассейннар саны буенча Россия лидеры. Бүген республикада 11065 спорт корылмасы исәпләнә, алар арасында 235 бассейн касәсе, 48 боз аренасы, 1999 спорт залы бар. Объектларның бер үк вакытта үткәрү мөмкинлеге якынча 300 мең кеше тәшкил итә, ә йөкләнеше – 97,2%.