Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
29.03.2018, 14:00

Татарстанда Бердәм дәүләт имтиханын вакытыннан алда тапшыру этабында хокук бозулар теркәлмәде – ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы

Дәүләт имтиханының әлеге этабына республикада 1 меңнән артык кеше гариза биргән.

(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы март, Алсу Сафина). Татарстанда Бердәм дәүләт имтиханын вакытыннан алда тапшыру барышында бүгенге көндә бер генә хокук бозу да теркәлмәгән. Бу хакта журналистларга “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткән пресс-конференциядә ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары – ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтү һәм контроль департаменты җитәкчесе Гөлнара Габдрахманова.

Ул сөйләгәнчә, Татарстанга Бердәм дәүләт имтиханын вакытыннан алда тапшыру вакытына федераль инспектор килгән, аны РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек итү буенча федераль хезмәт (Рособрнадзор) җибәргән. Ул имтихан тапшыру пунктларына, төбәк мәгълүмат эшкәртү үзәген тикшерә.

“Безне имтиханны вакытыннан алда бирү барышында бер генә хокук бозу да теркәлмәве шатландыра. Телефон алып керү, шпаргалка, аналитик материаллар куллану, имтихан барышында сөйләшүләр, документларны дөрес тутырмау – боларның берсе дә бездә күзәтелмәде, - диде Г.Габдрахманова. – Эш тыныч, штат режимда бара”.

ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары сүзләре буенча БДИ барышында хокук бозулар елдан-ел кими бара. Узган елда дәүләт имтиханын тапшыру барышында барлыгы 3 беркетмә төзелгән – Казанда һәм Лаеш районында.

9 сыйныф укучылары тапшыра торган төп дәүләт имтиханында (ОГЭ) хокук бозулар күбрәк булган – 2017 елда 39 беркетмә төзелгән, шуларның 4-се – физик затларга һәм 35-е – вазыйфаи затларга карата.

Искәртергә кирәк, БДИ вакытыннан алда тапшыру этабы 21 марттан 11 апрельгә кадәр үтә. Имтихат кабул итү пунктлары Казанның Вахитов районының 13-нче мәктәбендә һәм Идел буе районының 127-нче мәктәбендә, шулай ук Яр Чаллы шәһәренең 6-нчы мәктәбендә оештырылган. ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин билгеләп үткәнчә, бердәм дәүләт имтиханын вакытыннан алда тапшыручылар арасында – узган елларда мәктәпне тәмамлаучылар, урта-махсус белем бирү оешмаларын тәмамлаучылар. Имтиханны алдан шулай ук Россиякүләм яки халыкара спорт ярышларына, бәйгеләргә, олимпиадаларга һәм күнегүләр үткәрү белән бәйле сборларга китүчеләр, Россия армиясенә чакырылган, чит илгә яшәргә яки укуын дәвам итәргә теләүчеләр, сәламәтлеге какшау сәбәпле, дәвалау-профилактика яки башка учреждениеләргә сәламәтләндерү һәм тернәкләндерү чаралары узу өчен җибәрелүчеләр тапшыра ала.

Дәүләт имтиханын алдан тапшыру өчен Татарстанда 14 фәннән1 меңнән артык кеше гариза биргән. И.Һадиуллин хәбәр иткәнчә, әлеге этапта укучылар арасында рус теле, математика, җәмгыять белеме, биология, тарих, физика һәм химия популяр. Шулай да, ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары хәбәр иткәнчә, гариза бирүчеләрнең барысы да имтиханга килми. Мәсәлән, 21 мартта географиядән имтиханга гариза биргән 13 кешенең 8-е генә килгән.

Иртәгә, 30 мартта, математикадан имтиханнар узачак, аңа 520 кеше гариза биргән.

БДИны вакытыннан алда тапшыру этабында резерв көннәре билгеләнгән – 6-11 апрель.

Билгеләп үтәргә кирәк, әлеге этапта 17 кеше дәүләт чыгарылыш имтиханы (ГВЭ) тапшыра.

И.Һадиуллин игътибар иткәнчә, БДИның төп этабындагы кебек үк, материаллар имтихан алдыннан аудиторияләрдә ачыла, ә укучыларның җаваплары белән бланклар электрон формага күчерелә. “Имтихан тапшыру пунктлары заманча принтерлар һәм сканерлар белән җиһазландырылган”, - дип ассызыклады ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары. 14 мартта имтихан тапшыру пунктларында видеокүзәтү системалары сыналды.

Барлык яңалыклар