Соңгы 2,5 елда әлеге хезмәттән күпфункцияле үзәк аша барлыгы 300 меңгә якын кеше файдаланган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче июнь). Татарстанлылар күпфункцияле үзәкләргә РФ гражданнарын яшәү урыны буенча теркәү хезмәте өчен ешрак мөрәҗәгать итә башлаган. Агымдагы елның беренче биш аенда мондый мөрәҗәгатьләр саны узган ел белән чагыштырганда 52%-ка арткан.
Әгәр узган ел әлеге чорда прописка буенча 46 мең кеше мөрәҗәгать итсә, быел – 70 меңнән артык. Соңгы 2,5 елда әлеге хезмәттән күпфункцияле үзәк аша барлыгы 300 меңгә якын кеше файдаланган.
Яңа даими яшәү урыны буенча 7 көн эчендә теркәлергә кирәк. Әгәр граждан үзенең шәхси фатирына күчсә, «Минем документлар» офисларына мөрәҗәгать иткәндә паспорт бирергә (баланың яшәү урыны буенча теркәлгәндә – туу турында таныклык) һәм фатирга милке хокукын расларга тиеш. Әгәр үз фатирында теркәлми икән, ул паспортын, яшәү хокукы бирә торган документны, мәсәлән, аренда килешүе һәм фатирның балигъ булган барлык милекчеләренең язма ризалыгын бирергә тиеш.
Яңа яшәү урыны буенча сервис 8 эш көненнән дә артмый, дип хәбәр ителә «Минем документлар» дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең рәсми интернет-порталында.
Күпфункцияле үзәк офисларыннан тыш, татарстанлылар паспорт өстәлендә дә теркәлү үтә алалар.