Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
03.06.2025, 16:38

Татарстанда геморрагик бизгәк йоктыру очраклары 36%ка кимеде

Язгы дератизация 3236 га мәйданда үткәрелде

Республикада бөер синдромы булган геморрагик бизгәкнең 70 очрагы теркәлгән, бу узган елның шул ук чорыннан 36%ка түбәнрәк. Шул ук вакытта профилактика чараларын үтәргә кирәк. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

Кышкы сезоннан соң дача участокларына килгәндә, шәхси гигиена чараларын – перчаткалар һәм респираторлар кулланып эшләргә кирәк. Урыннарда дезинфекцияләү чараларын кулланып, дымлы җыештыру үткәрү мөһим, ә урын-җир кояшта киптерергә кирәк.

«Тычканнар өчен приманкалар кулланырга, шулай ук үз көчләрең белән дератизация үткәрергә яки махсус оешманы чакырырга мөмкин», – дип өстәде спикер.

Татарстанда кимерүчеләр белән язгы көрәш 3236 га мәйданда үткәрелде. Кабат дератизация көзгә, шулай ук хәлләр начарайганда яисә гражданнар гаризалары буенча планлаштырыла.

Барлык яңалыклар

Татарстанда геморрагик бизгәк йоктыру очраклары 36%ка кимеде

<p> Республикада бөер синдромы булган геморрагик бизгәкнең 70 очрагы теркәлгән, бу узган елның шул ук чорыннан 36%ка түбәнрәк. Шул ук вакытта профилактика чараларын үтәргә кирәк. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте. </p> <p> Кышкы сезоннан соң дача участокларына килгәндә, шәхси гигиена чараларын – перчаткалар һәм респираторлар кулланып эшләргә кирәк. Урыннарда дезинфекцияләү чараларын кулланып, дымлы җыештыру үткәрү мөһим, ә урын-җир кояшта киптерергә кирәк. </p> <p> «Тычканнар өчен приманкалар кулланырга, шулай ук үз көчләрең белән дератизация үткәрергә яки махсус оешманы чакырырга мөмкин», – дип өстәде спикер. </p> <p> Татарстанда кимерүчеләр белән язгы көрәш 3236 га мәйданда үткәрелде. Кабат дератизация көзгә, шулай ук хәлләр начарайганда яисә гражданнар гаризалары буенча планлаштырыла. </p>