В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Вирусны йоктыручыларның 30-ы Казанда яши.
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче май). Татарстанда COVID-19 авыруының тагын 71 очрагы расланды. 27 кеше хастаханәгә озатылды, 44 кеше өйдә дәвалана - аларның авыруы симптомсыз яки җиңел формада уза.
Коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча республика оператив штабында хәбәр итүләренчә, бер очрак - читтән кертелгән, 70 кеше инфекция йоктырганнар белән элемтәдән соң авырый башлаган.
Авыручылар арасында - 11 балигъ булмаган бала, 6 кеше - 18 яшьтән 30 яшькә кадәр, 14 кеше - 30 яшьтән 50 яшькә кадәр, 15 кеше - 50 яшьтән 60 яшькә кадәр, 13 кеше - 60 яшьтән 70 яшькә кадәр, 5 кеше - 70 яшьтән 80 яшькә кадәр һәм 7 кеше - 80 яшьтән 90 яшькә кадәр.
30 кеше - Казанда, 22 кеше - Чаллыда, 5 кеше - Алабуга районында, 4 кеше - Әлки районында, 3 кеше - Арча районында, берәр кеше - Әгерҗе, Апас, Чүпрәле, Яшел Үзән, Мамадыш, Түбән Кама һәм Теләче районнарында.
Барлыгы 12-нче майга Татарстанда СОVID-19 белән авыручы 1832 очрак теркәлгән, 6 кеше үлгән. Бөтен чорда республикада 640 кеше сәламәтләнде, шуларның 165-е соңгы тәүлектә.
Россиядә тәүлек эчендә коронавирус белән авыручы 10 мең 899 яңа очрак расланды. Шул рәвешле, илдә авыру очраклары 232 мең 243-кә җитте. 43 мең 512 кеше сәламәтләнде, 2116 кеше үлде.