В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Алар барысы да инфекциялеләр белән элемтәдә булганнан соң авырый башлаган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы июль). Татарстанда соңгы тәүлектә авыруның 35 яңа очрагырасланды. 12 кеше хастаханәгә озатылды, 23 кеше өйләрендә дәвалана - аларда авыру симптомсыз яки җиңел формада уза. Алар барысы да инфекциялеләр белән элемтәдә булганнан соң авырый башлаган.
Авыручылар арасында ике балигъ булмаган бала, 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге 2 кеше бар, 15 кеше - 30-дан 50 яшькә кадәр, 9 кеше - 50-дән 60 яшькә кадәр, 6 кеше - 60 яшьтән 70 яшькә кадәр һәм бер кеше - 70-тән 80 яшькә кадәр.
Иң күп авыручылар саны - 14 кеше - Казанда, дүртәр кеше - Югары Ослан һәм Түбән Кама районнарында, икешәр кеше - Яр Чаллыда, Әтнә, Бөгелмә һәм Яшел Үзән районнарында, берәр кеше - Буа, Кукмара, Лаеш, Саба һәм Чистай районнарында яши.
Барлыгы 30-нчы июльгә Татарстанда COVID-19 авыруының 5569 очрагы теркәлгән, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте. 4472 кеше терелгән, шул исәптән соңгы тәүлектә - 36 кеше, 41 кеше үлгән.
Стационарларда 495 кеше бар, 40 кеше үпкәләрнең ясалма вентиляциясе аппаратына тоташтырылган.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә соңгы тәүлек эчендә коронавирус белән авыруның 5509 яңа очрагы теркәлгән. Шул рәвешле, илдә авыру очраклары саны 834 мең 499-га җиткән. 629 мең 655 кеше сәламәтләнде, 13 мең 802 кеше үлде.