Шуларның 8-е читтән алып кайтылган, 13 кеше инфекциялеләр белән якыннан аралашканнан соң авырый башлаган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы апрель). Татарстанда коронавирус белән авыруның 21 яңа очрагы расланды, шуларның 8-е читтән алып кайтылган, 13 кеше инфекциялеләр белән якыннан аралашканнан соң авырый башлаган.
10 кеше хастаханәгә озатылган, 11 кешедә авыру билгеләрсез яки җиңел формада уза, алар өйдә дәвалану уза, дип хәбәр итә Татарстанның коронавирус белән көрәш буенча оператив штабы.
Авыручылар арасында - балигъ булмаган бер кеше. Өч авыру - 18-дән 30 яшькә кадәр, бишесе - 30-дан 50 яшькә кадәр, дүртесе - 50-дән 60 яшькә кадәр, җидесе - 60 яшьтән 70 яшькә кадәр. Авыручыларның берсе - 70 яшьтән алып 80 яшькә кадәр.
Авыручы 21 кешенең 8-е - Казанда, 5-се - Чаллыда, 2-се - Лаеш районында, Азнакай, Балтач, Буа, Мамадыш, Саба һәм Тәтеш районнарында берәр кеше.
Республикада барлыгы коронавирус белән авыруның 128 очрагу теркәлгән, 21 кеше савыккан. Хәзерге вакытта медицина күзәтүе астында 1046 кеше тора, 21 мең 293 кеше медицина күзәтүеннән төшкән.
Брифингта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр иткәнчә, узган тәүлектә коронавируска 980 тест үткәрелгән. Тикшеренүләрнең бөтен чорында - 27604 тест. Исегезгә төшерәбез, 14-нче апрельдән алып коронавируска ясалган тест нәтиҗәләре Татарстанда раслана. Хәзерге вакытта COVID-19-га республика Гигиена һәм эпидемиология үзәгендә, дәвалау учреждениеләренең 8 лабораториясендә һәм ике шәхси лабораториядә тестлаштыру уздырыла.
Россиядә соңгы тәүлек эчендә COVID-19 авыруының 3448 очрагы расланган. Илдә барлыгы 27 мең 938 кеше инфекцияләнгән. 2304 кеше сәламәтләнгән, 232 кеше үлгән, дип хәбәр итә федераль оператив штаб.