В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шуларның 35 очрагы - Казанда.
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче апрель). Татарстанда коронавирус инфекциясе тагын 75 кешедә ачыкланды, шуларның 28-е хастаханәгә озатылды, авырулары җиңел формада яки имптомсыз рәвештә уза торган 47 кеше өйләрендә дәвалана.
75 очракның 8-е читтән алып керүгә бәйле. 67 кеше инфекцияле кеше белән якын элемтәдә булганнан соң авырый, дип хәбәр итә коронавируска каршы көрәш буенча республика штабы. Авыручылар арасында 12 балигъ булмаган бала бар. 18-дән 30-га кадәр - 8 кеше, 30-дан 50-гә кадәр - 23 кеше, 50-дән 60-ка кадәр - 13 кеше, 60 яшьтән 70 яшькә кадәр - 7 кеше, 70 яшьтән 80 яшькә кадәр - 1 кеше, 80 яшьтән 90 яшькә кадәр - 4 кеше.
35 кеше - Казанда, 4 кеше - Чаллыда, 11 кеше - Лаеш районында, 7 - Түбән Кама районында, 6 - Питрәч районында, 2 - Аксубай районында. Берәр авыручы ачыкланган районнар арасында Әгерҗе, Арча, Баулы, Буа, Биектау, Чүпрәле һәм Тәтеш районнары бар.
Бүгенге көнгә Татарстанда коронавирус инфекциясе белән авыруның 355 очрагы теркәлгән. Табиблар күзәтүе астында 319 кеше кала.
Россиядә соңгы тәүлек эчендә авыруның 5236 яңа очрагы теркәлгән, очракларның гомуми саны 57 мең 999-га җиткән. 4420 кеше сәламәтләнгән, 513 кеше үлгән, дип хәбәр итә федераль оператив штаб.