В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шуларның 20 очрагы - Казанда.

(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче апрель). Татарстанда коронавирус инфекциясе тагын 57 кешедә расланды. Аларның 4-есе хастаханәгә озатылды, авырулары җиңел яки симптомсыз уза торган 53 кеше өйләрендә дәвалана.
57 очракның 7-се читтән кергән. 50 кеше инфекциялеләр белән элемтәдә булганнан соң авырый, дип хәбәр итә коронавирска каршы көрәш буенча республика штабы. Авыручылар арасында 20 балигъ булмаган бала бала. 18 яшьтән 30 яшькә кадәр - 3 кеше, 30 яшьтән 50 яшькә кадәр - 14 кеше, 50-дән 60 яшькә кадәр - 12 кеше, 60 яшьтән 70 яшькә кадәр - 5 кеше, 70 яшьтән 80 яшькә кадәр - 3 кеше.
20 авыручы - Казанда, Яр Чаллыда һәм Чүпрәле районында - 6-шар кеше, Лаеш районында 10 кеше, Түбән Кама районында - 4 кеше, Әлмәт, Арча, Биектау районнарында, шулай ук Чувашиядә (фактта яшәү урыны буенча) - 2-шәр кеше, Яшел Үзән, Кукмара һәм Тукай районнарында - берәр кеше.
Бүгенге көндә Татарстанда коронавирус инфекциясе белән авыруның 412 очрагы теркәлгән. 40 кеше сәламәтләнгән, табиблар күзәтүе астында 372 кеше кала.
Россиядә соңгы тәүлек эчендә авыруның 4774 яңа очрагы теркәлгән, авыруларның гомуми саны 62 мең 773 кә җиткән. 4891 кеше сәламәтләнгән, 555 - үлгән, дип хәбәр итә федераль оператив штаб.