В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Өлкәннәрнең тормыш сыйфатын яхшырту максатыннан республикада «Өлкән буын» проекты тормышка ашырыла.
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче октябрь, Ксения Швецова). Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Татарстанда «Өлкән буын» федераль проектының гамәлгә ашырылуы турында сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, ул медицина ярдәмен камилләштерергә, өлкән яшьтәге кешеләр өчен кызыклы ял оештырырга һәм аларга эшкә урнашуда ярдәм итәргә мөмкинлек бирә.
«Өлкән буын» федераль проекты «Демография» милли проекты кысаларында эшләнгән. Анда үз-үзеңә хезмәт күрсәтү сәләтен югалткан өлкәннәрне озак вакытка карап тору системасын үстерү аерым урын алып тора. Бүген республикада мондый гражданнарны озак вакытлы карау системасы булдырыла, дип билгеләп үтте Э.Зарипова. «Озак вакытка карап тору системасы кысаларында без үз-үзеңә хезмәт күрсәтү сәләтен югалткан пенсионерлар белән эшләү өчен персоналны укытуга шактый акча җибәрәбез. Киләсе елда бу система 13 муниципаль районны, ә 2021 елга республиканың барлык 45 районын колачлаячак», - дип планнары белән уртаклашты Э.Зарипова.
«Өлкән буын» проекты шулай ук өлкән яшьтәге гражданнарны карауны үстерүнең яңа юнәлешләрен гамәлгә кертүне күздә тота. Аларга авруларны караучылар мәктәбе, туганнар өчен авыруларны карау мәктәбе, шулай ук өлкән буын вәкилләрен тәрбиягә алган гаиләләр керә. Өлкән яшьтәге гражданнарның туганнары өчен карау мәктәпләре саны артканнан-арта бара, 2021 елга 300-гә якын кешене укыту планлаштырыла. Бүгенге көндә 188 кеше белем алган инде. 199 кеше авыруларны караучы хезмәтенә укытылган.
Шулай ук проектны гамәлгә ашыру өчен республикага 63 млн.сум бүлеп бирелгән. Әлеге акчага 60 яшьтән өлкәнрәк авыл кешеләрен хастаханәләргә йөртү өчен 43 автомобиль сатып алынган. Шуның аркасында профилактик медицина тикшерүен 9 меңнән артык кеше узды.
Моннан тыш, Татарстанда 4 мобиль поликлиника эшли. Казанда алар ике медицина учреждениесенә – Республика клиник хастаханәсенә һәм 7-нче номерлы шәһәр клиник хастаханәсенә беркетелгән. «Мобиль поликлиника зур йөк машинасында урнаштырыла, анда бер үк вакытта җиде белгеч кабул итә, дип сөйләде ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев. - Табиблар караудан тыш, аларда анализлар үткәрү өчен кан тапшыру мөмкинлеге бар. Болар барысы да өлкән яшьтәге гражданнар озак һәм актив яшәсен өчен авыруларны башлангыч стадиядә ачыклау мөмкинлеген арттырырга тиеш».
А.Абашев сүзләренә караганда, республикада ике белгечлек компетенцияләре актив үсә: табиб-гериатрлар һәм паллиатив медицина табиблары. Бүгенге көндә Татарстанда 60 гериатр – белгеч эшли башлады, алар өлкәннәргә үз-үзләренә хезмәт күрсәтү, мөстәкыйль хәрәкәт итү буенча үз функцияләрен кайтарырга ярдәм итә, аларны тоткарлыксыз аралашырга һәм вакыйгаларны контрольдә тотарга өйрәтә. «Россиядә, аерым алганда, безнең республикада өлкәннәр өчен өч дәрәҗәле ярдәмне үстерү планлаштырыла: ярдәмне гериатрик кабинетлар, героатрик стационарлар һәм геронтология һәм гериатрия федераль фәнни үзәге күрсәтәчәк», - дип сөйләде ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары.
«Өлкән буын» проекты кысаларында өлкән яшьтәге гражданнар сәламәтлегеннән һәм аларны караудан тыш, тормышларын сыйфатлы яхшыртырга һәм аны активлаштырырга мөмкинлек бирә торган башка юнәлешләр дә үсеш ала, дип өстәде Э.Зарипова. Мисал өчен, эшләүче пенсионерларны һәм пенсия яшендәге кешеләрне яңадан әзерләү һәм яңадан укыту үткәрелә. Алар ЭВМ операторы, флорист, пешекче, котельный операторы, ландшафт дизайны һәм интерьерлар дизайны кебек белгечлекләр буенча белем ала. Ел ахырына кадәр 4300 кешене укыту планлаштырыла.
Бүген Татарстанда 1 млн 14 мең пенсионер исәпләнә. Э.Зарипова сүзләренә караганда, халыкның 25%-ы – ягъни республиканың һәр дүртенче кешесе - эшкә яраклы өлкән яшьтә. Экспертлар бәяләвенчә, 2030 елга республиканың һәр өченче кешесе өлкән буын вәкиле булачак.
Исегезгә төшерәбез, бүген Казанда Халыкара өлкәннәр көненә багышланган өлкәннәр декадасы старт алды. Пенсионерлар өчен күргәзмәләр, концертлар, мастер-класслар, шулай ук хәйрия чаралары үткәреләчәк.