Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
12.11.2019, 12:23

Татарстанда кышка 50 дән артык өстәмә урып-җыю техникасы сатып алынган

Казанда махсус техника автопаркын яңартканда, белгечләр тротуарларны чистартуга басым ясадылар.

(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче ноябрь, Ксения Швецова). Татарстанда подрядчы юл оешмалары кышкы шартларда эшләргә әзер: юллардагы чокырларга өстәмә ремонт ясалды, кирәкле материаллар һәм махсус техника әзерләнде. Кышка әзерлек вакытында Казанда белгечләр тротуарларны кардан һәм боздан чистартуга басым ясадылар, чөнки узган ел нәкъ менә шушы юнәлеш буенча шәһәрлеләрдән шелтәләр килде, дип хәбәр итте бүген ТР Министрлар кабинетында узган брифингта Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары - Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев.

Ел саен ТР башкаласында махсус техника модернизацияләнә һәм яңартыла – соңгы өч елда подрядчылар 90 берәмлек урып-җыю техникасы сатып алды, ул ел әйләнәсендә эшли, дип билгеләп үтте И.Куляжев. Аның сүзләренә караганда, быел гына да Республика Президенты ярдәме белән Казан оешмалары җәй көне вакуум-себерү машиналары буларак, ә кышын кар чистарту машиналары буларак кулланыла торган 8 берәмлек югары класслы техника сатып алган. Моннан тыш, подрядчы оешмалар үз көчләре белән 30 берәмлек мини-трактор сатып алды.

«Без шәһәрлеләрдән иң күп шикаятьләр килгән эш юнәлешләренә басым ясыйбыз, - дип билгеләде И.Куляжев. – Бездә юллар белән эш җайга салынган, карны чистарту һәм чыгару төгәл график буенча бара, узган ел халыктан тротуарларны чистартуга бәйле дәгъвалар килде. Тротуарларда бөтен җирдә дә трактор ярдәмендә җыештырып булмый – еш кына техника үтә алмый. Шуңа күрә без кечкенә габаритлы кар чистарту техникасы сатып алабыз һәм кешеләр туплыйбыз. Без эшне шәһәрлеләрнең һәм башкала кунакларының барлык кисәтүләрен бетерерлек итеп оештырырга тырышабыз».

Исегезгә төшерәбез, юл хезмәтләре кышкы режимга 15-нче октябрьдән күчте. Казанда юлларны карап тоту өчен 4 генподрядчы оешма җавап бирә, алар белән агымдагы ел ахырына кадәр килешүләр төзелгән. Юлларны карап тоту һәм техника эшен координацияләү спутник системасы ярдәмендә район администрацияләре тарафыннан башкарылачак.

ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин хәбәр иткәнчә, республика буенча юлларны 9 подрядчы оешма тәэмин итә. «Бүгенге көндә барлык подрядчылар чокырларны өстәмә ремонтладылар, юлларны карадылар, кирәкле материалларны әзерләделәр, - дип сөйләде ул. - Татарстанда 52 база әзерләнгән, алар бозлавыкка каршы чаралар белән 100%-ка тәэмин ителгән. Шулай ук кышкы чорда кизү тору вакытында эшчеләр өчен җылы стоянкалар һәм ял итү урыннары әзерләнгән».

Подрядчылар су-тоз эремәләрен әзерләү һәм чиста рәвештә бүлү өчен барлыгы 395 мең тонна комлы-тозлы катнашма һәм 79 мең тонна техник тоз әзерләгән.

Юл оешмалары карамагында 1143 берәмлек махсуслаштырылган техника бар – 392 катнаш юл машинасы, 142 автогрейдер, 112 ротор һәм 497 берәмлек башка техника (экскаваторлар, бульдозерлар, тракторлар). Моннан тыш, быел подрядчы оешмалар 50-дән артык махсус техника сатып алды: 17 катнаш юл машинасы, 8 автогрейдер, 10 асылмалы җиһазлы трактор, 10 төягеч һәм 6 бульдозер.

Федераль әһәмияттәге юлларны карап тоту өчен Федераль юл агентлыгының Идел-Нократ төбәге автомобиль юллары федераль идарәсе җаваплы. Идарәнең баш инженеры Валерий Тимашов бүгенге көндә предприятиенең кышкы шартларда эшләргә әзер булуын хәбәр итте. «Татарстан оператив идарәсендә 1040 км федераль юл бар, – диде ул. - Без 363 берәмлек махсус техника һәм комлы- тозлы катнашмалы 23 база әзерләдек».

Казанда шәһәр юлларын бозлавыкка каршы эшкәртү өчен 75 мең тонна ком-тоз катнашмасы һәм 6,5 мең тонна реагент әзерләнгән. Ел ахырында тагын 13 мең тонна реагент сатып алу планлаштырыла.

Барлык яңалыклар