В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
17-нче сентябрьдән 19-нчы сентябрьгә кадәр республика халкы стационар участокларда, өйдә һәм барып җитү авыр булган торак пунктларда тавыш бирә алачак.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче сентябрь, Камилә Гобәйдуллина). Бүген Татарстанда 17-нче сентябрьдән 19-нчы сентябрьгә кадәр сигезенче чакырылыш РФ ФҖ Дәүләт Думасы депутатларын, Азино һәм студентлар округларында ТР Дәүләт Советы депутатларын, шулай ук Академик һәм Липатов бермандатлы сайлау округлары буенча Казан шәһәре Думасы депутатларын сайлауларны үткәрүдә катнашкан 2810 участок сайлау комиссиясе эшли башлады. Бу хакта «Татар-Информ»да узган матбугат конференциясендә ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев сөйләде.
«Без сайлаулар үткәрүгә әзерлек буенча финиш юлына чыктык. Инде бүген үк участок сайлау комиссияләре әгъзалары сайлаучылар исемлекләрен төгәлләштерү эшен башлап җибәрә. Сайлаучылар үзләре дә, үз чиратында, шулай ук участок комиссияләрендә үз мәгълүматларын ачыклый ала», – диде ул. Моннан тыш, бу көннән башлап участок сайлау комитетлары «Мобиль сайлаучы» механизмы буенча гаризалар кабул итә башлый. Үзең өчен уңайлы булган участокта, тиешле гариза биреп, 13-нче сентябрьгә кадәр тавыш бирергә мөмкин.
ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе сайлау участоклары стационар пунктларда гына түгел, ә гражданнарның вакытлыча булу урыннарында: хастаханәләрдә, шикләнелүчеләр һәм гаепләнүчеләрне сак астында тоту урыннарында, шифаханәләрдә дә җиһазландырылган, дип өстәде. Барлыгы шундый 46 участок төзелгән.
А.Кондратьев альтернатив тавыш бирү урыннары барлыкка килү турындагы имеш-мимешләргә аерым игътибар юнәлтте. Аның сүзләренә караганда, тавышны вакытлыча тору урыннарында, өйдә һәм барып җитү авыр булган стационар участокларда гына бирергә мөмкин булачак. «Йорт яны территориясендә, агач төбендә, болында, балалар мәйданчыкларында тавыш бирү булмаячак – тавыш бирүнең мондый формасы юк», – диде ул.
Шулай ук Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе тавыш бирү өчен бюллетеньнәр «Идел-Пресс» полиграфия комбинаты тарафыннан график буенча төгәл әзерләнгән, һәм бүген Әлмәт, Чаллы һәм Түбән Кама округларына соңгы партия җибәреләчәк, дип сөйләде. «Без барлык регламентлаучы базаны эшләдек, сейф-пакетлар белән барлык процедуралар видеокамералар һәм видеофиксаторлар астында узачак. Һәм әлеге пакетларны бу көннәрдә тәүлек буе күзәтәчәкләр. Аларны сейфтан 19-нчы сентябрь көнне сайлаулар тәмамланганнан соң гына алып булачак», – диде спикер.
Моннан тыш, Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе, тавыш бирүне уздырганда аеруча игътибар коронавирус таралуны профилактикалау чараларын үтәүгә биреләчәк, дип өстәде. Аның сүзләренә караганда, Татарстанда барлык сайлау комиссияләре тиешле күләмдә шәхси яклау чаралары белән тәэмин ителгән. Китерүләр тавыш бирү башланырга бер ай кала тәмамланган. Кергәндә барлык сайлаучыларга термометрия үткәрәчәкләр, кул өчен антисептиклардан файдаланырга тәкъдим итәчәкләр, битлекләр, перчаткалар һәм авторучкалар бирәчәк. Идәнгә кирәкле социаль дистанцияне билгеләү өчен махсус тамга куелачак, күзәтүчеләр һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре бер-берсеннән метр ярым ераклыкта булачак.
Моннан тыш, ТР Үзәк сайлау комиссиясе аппараты хезмәткәрләренең 89%-ы коронавирустан вакцинация узды, һәм бу юнәлештә эш дәвам итәчәк. «Татарстан – ул прививка ясату өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган республика. Без хәтта сайлау комиссиясе укуында да, әгәр кайдадыр проблемалар булса, без прививка ясату өчен барысын да эшләячәкбез, дип әйттек. Участок комиссияләрендә бик җаваплы кешеләр – укытучылар, табиблар эшли. Бездә хәзер сайлау системасы җитди якланган», – дип тәмамлады спикер.