В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Гражданнарны кабул итү 20.00 сәгатькә кадәр озайтылды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы июль). Татарстанда ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы Дәүләт автоинспекциясенең теркәү һәм имтихан кабул итү бүлекчәләренең эш режимы үзгәртелде. 13-нче июльдән Казанда ЮХИДИ теркәү бүлекчәләренең эш режимы 20.00 сәгатькә кадәр озайтылды.
Шулай ук 9-нчы июльдән Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе бүлекчәләрендә гаризаларны кабул итү РФ дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре Бердәм порталы аша электрон рәвештә дә, гражданнарны һәм хезмәткәрләрне коронавирус йоктырудан саклауга юнәлдерелгән тиешле профилактик чараларны үтәп, тере чират тәртибендә дә гамәлгә ашырыла.
Исегезгә төшерәбез, транспорт чараларын теркәү һәм транспорт чаралары белән идарә итү хокукына имтиханнар үткәрү һәм машина йөртү таныклыкларын бирү хезмәтен электрон рәвештә алырга мөмкин - гаризаны Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша, гариза бирүче өчен уңайлы көнгә һәм вакытка теләсә кайсы теркәү бүлеге һәм имтихан бүлекчәсенә бирергә мөмкин. Бу очракта дәүләт хезмәтләрен 30% ташлама белән алырга мөмкин. Гаризаны кабул иткәннән алып, нәтиҗә бирелгәнгә кадәр хезмәтләр күрсәтү сроклары 1 сәгать тәшкил итә.
Шулай ук КФҮнең барлык филиалларында Россия илкүләм машина йөртү таныклыкларын алыштыру һәм халыкара машина йөртү таныклыкларын алу буенча документлар кабул ителә, дип хәбәр итә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсенең пропаганда бүлеге.
Күпфункцияле үзәк тарафыннан дәүләт хезмәтен күрсәтү срогы, мөрәҗәгать итүче билгеләнгән барлык таләпләрне эзлекле һәм уңышлы үтәгән очракта, гаризаны һәм дәүләт хезмәтен күрсәтү өчен кирәкле документларны кабул итү һәм теркәү вакытыннан алып, йөртүчегә таныклыгын биргән вакытка кадәр 15 эш көненнән артмый.