Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
30.01.2025, 11:41

Татарстанда Бөек Ватан сугышы геройлары истәлегенә шигъри җыентык бастырачаклар

Казанлыларны китапны формалаштыруда катнашырга чакыралар

Татарстанда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан Ватанны саклаучыларга багышланган икенче шигырьләр җыентыгы басылып чыгачак. Казанлыларга бастырып чыгару өчен үзләренең туганнары һәм якыннары – фронтовиклар, Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш чоры балаларының әсәрләрен тапшырып, геройлар истәлеген мәңгеләштерүгә үз өлешләрен кертергә тәкъдим итәләр. Әсәрләр рус яки татар телләрендә булырга мөмкин.

Җыентык формалаштыру өчен шигырьләрне, авторларның кыскача биографияләрен һәм әдәби мираслары сакланган ветераннар яки аларның туганнары турында мәгълүматны 15 февральгә кадәр ТР тарифлар буенча Дәүләт комитетына электрон почта аша җибәрергә кирәк (Hamida.Nigmatullina@tatar.ru яки kt@tatar.ru). Темада «шигырьләр җыентыгы өчен» дип күрсәтергә кирәк. Хатларны «Россия почтасы» тарафыннан түбәндәге адрес буенча җибәрергә: 420015, Казан, Карл Маркс ур., 66, шулай ук шәхсән алып килергә була. Кирәк булганда, комитет хезмәткәрләре үзләре ветераннар һәм аларның якыннары янына бара ала.

Өстәмә мәгълүмат өчен +7(843)221-82-95, +7(919)635-01-60 телефоннары аша (җыелма-аналитик бүлек башлыгы Татьяна Фадеева) һәм электрон почта адресы буенча: Fadeeva.Tatyana@tatar.ru мөрәҗәгать итәргә кирәк. Элемтә өчен өстәмә телефоннар: +7(843)221-82-97, +7(917)905-90-10 (җыелма-аналитика бүлегенең әйдәп баручы белгече Хәмидә Нигъмәтуллина), электрон почта: Hamida.Nigmatullina@tatar.ru.

Исегезгә төшерәбез, беренче шигырьләр җыентыгы 2021 елда ТР тарифлар буенча Дәүләт комитеты рәисе Александр Груничевның шәхси инициативасы белән «Ветеран белән якшәмбе көне» социаль проекты кысаларында басылып чыкты. Кайбер авторлар белән очрашып, хәзерге буынга шигырьләр рәвешендә аларның видеомөрәҗәгатен яздырып ала алганнар.

Барлык яңалыклар