Якындагы тәүлектә һава температурасы +37 градуска җитәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче июль). Татарстанда эсселектән шторм кисәтүе игълан ителде. Синоптиклар фаразлавынча, республикада 8-нче июль көннең икенче яртысында һәм 9-нчы июль көннең икенче яртысына кадәр +37 градуска кадәр эсселек көтелә.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе киләчәк эсселеккә бәйле рәвештә республика халкына саклык чараларын үтәү кирәклеге турында искәртә. Аерым алганда, йортта салкынча температура тотарга, тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын көндез ябып, төнлә генә ачарга киңәш ителә.
Республика халкына иң салкынча бүлмәдә булырга һәм көненә 2-3 сәгать, бик эссе булмаган урыннарда йөрергә киңәш итәләр. Шулай ук эссе вакытта урамга чыгудан тыелырга, физик йөкләмәләрдән баш тартырга һәм күләгәдә булырга тырышырга кирәк. Коткаручылар шулай ук балаларны һәм хайваннарны машина кую урыннарында автомобильләрдә калдыруның куркыныч тудыруы турында искә төшерә.
Эсседә күбрәк сыеклык эчәргә, баллы һәм исерткеч эчемлекләр кулланмаска кирәк. Тәннең артык җылынуына юл куймас өчен, салкынча душ керергә яки салкынча компресслар ясарга киңәш итәләр. Кием табигый тукымалардан, җиңел һәм иркен булырга тиеш. Урамга чыкканда киң эшләпә яки кепка, кояштан саклаучы күзлек кияргә кирәк.
Коткаручылар, баш әйләнү, хәлсезлек, шомлылык, көчле сусау һәм баш авыртуы сизелсә, кичекмәстән ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә киңәш итә. Мондый очракларда беренче чиратта тизрәк салкынча урынга күчеп, тән температурасын үлчәргә, су яки җиләк-җимеш согын эчәргә, ял итәргә кирәк.