Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
10.01.2021, 10:26

Татарстанда начар һава торышы аркасында шәһәрара автобуслар хәрәкәте туктатылды

Чикләүләр 10.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр гамәлдә.

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы гыйнвар). Татарстанда начар һава шартлары аркасында федераль һәм төбәк әһәмиятендәге юллар буенча шәһәрара автобуслар хәрәкәтен вакытлыча чикләделәр. Автобуслар йөрүне 10.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр туктатып тора.

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе мәгълүматы буенча, бүген республикада көчле кар, күз күреме 500 м га кадәр начарлану белән буран, юлларда бозлавык һәм кар көртләре барлыкка килергә мөмкин.

Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне тизлек режимын сакларга, куркыныч маневрлар ясамаска, бигрәк тә каршы хәрәкәт полосасына чыкканда, дистанцияне һәм ян интервалны арттырырга һәм, һич югы, торак пунктлардан читкә чыкмаска чакыра. Юлда штаттан тыш хәлләр килеп чыккан очракта +7(843)533-38-88 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Шулай ук ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында тәүлек буе оператив хезмәт эшли, хезмәт телефоны: +7(843)291-91-91. Хәзерге вакытта юлларга 573 берәмлек кар чистарту техникасы, шул исәптән төбәк әһәмиятендәге юлларда 422 хезмәт күрсәтә, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар