В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чикләүләр 14-нче гыйнварда 14.00 сәгатьтән кертелә.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче гыйнвар). Бүген Татарстанда начар һава торышы аркасында шәһәрара автобуслар һәм йөк транспорты хәрәкәте туктатыла.
14.00 сәгатьтән шәһәрара автобуслар хәрәкәтен вакытлыча чикләү кертелә, ә 16.00 сәгатьтән – йөк транспорты өчен. Чикләүләр һава шартлары яхшырганчы а дәвам итәчәк.
Синоптиклар фаразлавынча, 14-нче һәм 15-нче гыйнварда Татарстанда һава торышы начарланачак: кар, күз күреме начараю белән буран, җилнең тизлеге секундына16 метрга кадәр көчәюе көтелә, юлларда бозлавык һәм кар көртләре барлыкка килергә мөмкин. Хәзерге вакытта кар яву нәтиҗәсендә 175 берәмлек юл техникасы эшли, дип хәбәр итә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.
Дәүләт автоинспекциясе юлда йөрүчеләрне кирәксез торак пунктлардан читкә чыкмаска чакыра. Штаттан тыш хәлләр барлыкка килгән очракта, юлда ярдәм сорап телефон +7(843)533-38-88 буенча мөрәҗәгать итәргә.