В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Якын көннәрдә республикада һава 31 градуска кадәр җылыначак.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
5 нче июльдә Казанда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшемсез булачак. Төнлә һаваның минималь температурасы +8 дән +10 градуска кадәр, көндез һава +24 градуска кадәр җылыначак.
5 нче һәм 6 нчы июльдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшемсез. Төнлә температура +7 дән +12 градуска кадәр, көндез 29 градуска кадәр күтәреләчәк.
7 нче июльдә Татарстанда шулай ук алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр явуы ихтимал. Төнлә 9 дан 14 градуска кадәр, көндез максималь һава температурасы 31 градуска кадәр булачак.
8 нче июльдән 11 нче июльгә кадәр республика төньяк-көнбатыш циклон йогынтысына эләгә. Татарстанда яңгырлар явачак, яшен булачак. Бу көннәрдә һаваның максималь температурасы 27 дән 32 градуска кадәр җылы булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.