Республикада «Мәк» оператив-профилактик операциясенең икенче этабы тәмамланды.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
Беренче этап 8 нче июльдән 17 нче июльгә кадәр үткәрелгән иде. Аның барышында үсемлекләрдән ясалган законсыз әйләнештәге наркотик матдәләр белән бәйле булган 73 җинаять теркәлгән. Җинаять җаваплылыгына 73 кеше тартылган.
Наркотик матдәләр булган 17 үсемлек чәчүлеге ачыкланган, аларның гомуми мәйданы 154,4 кв. м (811 үсемлек) тәшкил итә. Законсыз әйләнештән үсемлекләрдән ясалган 8 килограммнан артык наркотик матдә, шул исәптән 47 грамм опий, 49 грамм кокаин, 508 грамм гашиш, 862 грамм героин, 1811 грамм марихуана һәм 4736 грамм наркотиклы үсемлекләр алынган.
Республика шәһәрләре һәм районнарында 18 мең 443 кв. м мәйданда 286 кыргый наркотик культуралар үскән урын (18 мең 260 кв. м мәйданда 263 киндер чыганагы һәм 183 кв. м мәйданда 23 мәк утыртылган урын) ачыкланган һәм юк ителгән. Барлыгы 7362 кг наркотиклы үсемлекләр юк ителгән, дип хәбәр итә ТР Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте.