Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
05.08.2020, 10:00

Татарстанда инвалидларга айлык акчалата түләү гариза бирмичә билгеләнә

28-нче июльдән түләү Пенсия фонды тарафыннан инвалидлар Федераль реестры мәгълүматлары буенча рәсмиләштерелә.

(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче август). Татарстанда инвалидларга һәм инвалид балаларга айлык акчалата түләү проактив режимда билгеләнә, ягъни аны рәсмиләштерүгә гариза бирмичә. 28-нче июльдән түләү Пенсия фонды тарафыннан инвалидлар Федераль реестры мәгълүматлары буенча рәсмиләштерелә.

Айлык акчалата түләү кешене инвалид яисә инвалид бала дип таныган көннән алып, инвалидлык турында белешмәләр реестрына кергән вакыттан алып 10 көн эчендә билгеләнә. Айлык акчалата түләү билгеләнү турындагы хәбәр дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетка, электрон почта адресына (ул булса) яки смс-хәбәрдә килә, дип хәбәр итә Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлеге матбугат хезмәте.

Айлык акчалата түләү рәсмиләштерү өчен гаризаларны гамәлдән чыгару инвалидлыгы булган кешеләргә түләүләр һәм пенсияләрне рәсмиләштерү процессын гадиләштерү буенча киләсе адым булды. Инвалидларның махсус төзелгән Федераль реестры медик-социаль экспертиза учреждениеләре, бюджеттан тыш фондлар, федераль министрлыклар һәм ведомстволар, шулай ук төбәк һәм муниципаль хакимият органнары тәэмин итүче бердәм мәгълүмат операторы булып тора.

Инвалидларның федераль реестры мәгълүматлары нигезендә инвалидлык буенча пенсияләрне дистанцион рәсмиләштерү бара. Россия Пенсия фондына мөрәҗәгать иткәндә кешегә электрон гариза бирү җитә, калган барлык мәгълүматны фонд реестрдан алачак.

Хәзерге вакытта инвалидлыкны билгеләү процедурасы шулай ук читтән торып, бары тик медицина учреждениеләре документлары нигезендә, инвалид медик-социаль экспертиза бюросына бармыйча гына үтә. Мондый вакытлы тәртип эпидемиологик вәзгыять белән бәйле рәвештә кертелде һәм 2020 елның 1-нче мартыннан 1-нче октябренә кадәр гамәлдә булачак.

Инвалидлар Федераль реестрына инвалидлык турында мәгълүмат кергәннән соң, Россия Пенсия фондының территориаль органы гражданинга мөстәкыйль рәвештә айлык акчалата түләүне һәм инвалидлык буенча пенсияне билгели, кешедән бары тик дәүләт хезмәтләре порталында яки Россия Пенсия фонды сайтында шәхси кабинет аша бирергә мөмкин булган пенсияне илтеп җиткерүнең өстенлекле ысулы турында гариза гына таләп ителә. Әгәр элегрәк аңа түләүләр Россия Пенсия фонды линиясе буенча билгеләнгән булса, китерү турындагы гаризаны тәкъдим итү таләп ителми.

Барлык яңалыклар