В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татарстанда бүгенге көндә коронавирус инфекциясенең 107 очрагы расланган, шуларның 63-е - Казанда.
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче апрель, Ксения Швецова). Татарстанда бүгенге көндә коронавирус инфекциясенең 107 очрагы расланган, шуларның 63-е - Казанда. Узган атнада республикада расланган COVID-19 очракларының көнлек артуы 15,2% тәшкил итте. Республика халкына үзизоляция режимын саклауны дәвам итәргә һәм кешеләр тупланган урыннардан ерак торырга кирәк. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков хәбәр итте.
Татарстанда 12 госпитальдә COVID-19 пациентлары өчен 1382 койка әзерләнгән
Татарстанда хәзерге вакытта коронавируслы 17 кеше савыккан. 58 кеше стационарда дәвалана, шуларның бишесе - авыр хәлдә. Тагын 32 кеше амбулатор дәвалануда. Исегезгә төшерәбез, соңгы тәүлек эчендә Татарстанда коронавирус белән авыруның яңа очраклары ачыкланмады.
Республикада 12 госпитальдә COVID-19 пациентларын кабул итү өчен 1382 койка әзерләнгән. Моннан тыш, тагын 3 мең 49 койкага исәпләнгән 26 дәвалау учреждениесе әзерләнә, алар этаплап ачылачак, дип сөйләде М.Садыйков. «Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы безнең республика өчен 2577 койкага норматив билгеләде. Без бу санны арттырдык инде, шулай булгач, безнең запас булачак», - дип өстәде спикер.
Барлык медицина кадрлары да яңа вирусны дәвалау ысулларына өйрәтелгән һәм индивидуаль саклану чаралары белән тәэмин ителгән, дип ассызыклады Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы. «COVID-19 белән эшләргә кадрларны әзерләүне без гыйнвардан бирле үткәрә башладык. Әлеге вакыт эчендә 40 меңгә якын медицина хезмәткәре әзерләнде», - диде М.Садыйков.
15-нче апрельгә Россиядә коронавирус белән авыручылар саны илнең 82 төбәгендә 24 мең 490 кеше тәшкил итә. Соңгы тәүлек эчендә илнең 62 төбәгендә 3388 очрак расланды. 1986 кеше савыкты, 198-ы үлде. Чит илләрдән килгән 1523 Россия гражданины медицина күзәтүе астында тора, тагын 20 мең 176 кеше медицина учетыннан төшкән.
«Коронавирус инфекциясе тотрыклы үсеш тенденциясенә ия, Россиядә ул уртача 16-18% тәшкил итә. Безнең республикада соңгы атнада авырулар санының көнлек үсеше 15,2% тәшкил итте», - диде Татарстан сәламәтлек саклау министры.
14-нче апрельдән тестларның нәтиҗәләре республика гигиена һәм эпидемиология үзәгендә раслана
Хәзерге вакытта COVID-19-га тест 10 лабораториядә, шул исәптән гигиена һәм эпидемиология үзәгендә, 8 дәвалау учреждениеләре лабораториясендә һәм бер шәхси лабораториядә үткәрелә. ТР сәламәтлек саклау министры сүзләренчә, тәүлегенә 2 меңнән артык тикшеренү уздырыла.
Әгәр моңа кадәр нәтиҗәләрне раслау өчен тестларны федераль үзәкләргә - Новосибирск, Түбән Новгород һәм Мәскәүгә җибәргән булсалар, 14-нче апрельдән тестларның нәтиҗәләре республика Гигиена һәм эпидемиология үзәгендә раслана, дип хәбәр итте Марат Садыйков.
«Беренче чиратта коронавирус инфекциясенә тест әлеге авыруга шик булган пациентларга, медицина күзәтүе астында һәм карантинда булган гражданнарга, шулай ук тормыш иминлеген тәэмин итү хезмәтләрендә эшләүчеләргә ясала. Моннан тыш, COVID-19-га пневмония диагнозы булган барлык пациентларны тикшерәләр», - дип өстәде спикер.
Эпидемиологик вәзгыятьне характерлаучы иң мөһим критерийларның берсе - халыкның үпкә ялкынсынуыннан үлү күрсәткече, дип билгеләп үтте ТР сәламәтлек саклау министры. Аның сүзләренчә, беренче 3 айда әлеге күрсәткеч 2019 һәм 2018 еллардагы шул ук чор белән чагыштырганда үзгәрмәгән диярлек. Әйтик, әгәр 2018 елда үлем мең кешегә 12,2 очрак булса, 2020 елда - мең кешегә 11 очрак.
Быел табиблар үпкә ялкынсынуы булган пациентлар санының арттуын көтә, бу коронавируска гына бәйле түгел. М.Садыйков аңлатуынча, моңа кадәр пневмококк инфекциясе йоктырган кешеләр авыруны өйдә генә ятып та уздыра алган. Хәзер, катлаулы эпидемиологик вәзгыять шартларында, барлык авырулар үпкә ялкынсынуы белән табибларга мөрәҗәгать итәчәк.
Таиландтан кайткан туристларны «Ливадия» шифаханәсенә урнаштырачаклар
Татарстанда чит илләрдән кайтучы Россия гражданнарын кабул итүгә әзерләнәләр. Таиландтан беренче борт Казанга 16-нчы апрельдә киләчәк, анда Татарстаннан һәм башка төбәкләрдән 115 кеше булачак, алар ике атналык карантин үтәргә тиеш.
«Кешеләрнең бер өлеше Уфа шифаханәсенә китәчәк, бер өлеше бездә «Ливадия» шифаханәсенә урнаштырылачак», - диде Марат Садыйков.
Аның сүзләренә караганда, Татарстанда коронавирус инфекциясе теркәлә торган илләрдән килгән гражданнар өчен 7 учреждениедә - сәламәтләндерү лагерьларында, кунакханәләрдә һәм шифаханәләрдә 1187 урын әзерләнгән. Аларда яшәү өчен уңайлы шартлар тудырылган һәм кирәк була калса - медицина ярдәме.
«Боларның барысы да никадәр озак дәвам итүе һәм эпидемиологик вәзгыятьнең кайчан яхшыруы һәрберебезгә дә бәйле. Үзебезне ничек тотуыбызга, киңәшләрне ни дәрәҗәдә үтәвебезгә. Бу якындагы ике-өч атнада аеруча мөһим, - диде М.Садыйков. - Җиңел карарга ярамый, үзебезне изоляцияләү чараларын үтәүне дәвам итәргә, мөмкин булган барлык элемтәләрне минимумга кадәр кыскартырга кирәк. Бу вирус таралуны булдырмау һәм күп кенә Европа илләренең начар сценарийларын кабатламау өчен бик мөһим».