В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Әмма аналоглы телевидениене караган кешеләр әле дә күп – якынча 118 мең йорт хуҗалыгы.
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче июль, Ксения Швецова). Татарстанда көн саен якынча 600 кеше цифрлы телевидениегә күчә.Әмма аналоглы телевидениене караган кешеләр әле дә күп – якынча 118 мең йорт хуҗалыгы. Октябрьдә үк республикада һәм Россиянең тагын 22 субъектында мондый телетапшырулар өзеләчәк – моңа кадәр татарстанлыларга «цифр»га күчәргә һәм 20 федераль телеканалны югары сыйфатлы карау мөмкинлеген алып өлгерергә кирәк, дип хәбәр итте бүген ТР Министрлар кабинетында узган брифингта ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин.
14-нче октябрьдә республикада аналог тапшырулар туктатылачак
Татарстан телевидениене цифрлаштыруның дүртенче, соңгы этабына керә, ул октябрь аенда тәмамланачак. Бүген республикада 87 радио-телевидение тапшыру станциясе төзелде һәм модернизацияләнде, алар Татарстанда яшәүчеләрнең 99,3%-ын цифрлы тапшырулар белән колачлый.
2012 елдан соң чыгарылган телевизорлар «цифр»ны кабул итә ала. Ә телевизорлары 2012 елда һәм элегрәк чыгарылган шәһәрлеләр әлегә аналог телевидениесен карыйлар - аларның экранында канал логотибы янәшәсендә «А» хәрефе тора.
«Безнең мәгълүматларга караганда, Татарстанда шундый ук телевидениене караучы 118 меңләп йорт бар. Бу сан көн саен 600 йорт хуҗалыгына кими, - дип билгеләп үтте А.Хәйруллин. - 14-нче октябрьдә «цифр»га күчкәч, федераль каналлар өчен аналог телетапшыруының рубильнигы тулысынча сүндереләчәк. Шуңа күрә без республика халкына бу вакытка кадәр цифрлы тапшыруларга күчәргә кирәклеге турында максималь рәвештә хәбәр итәргә телибез».
Республикада бүгенге көндә 1200-гә якын йорт хуҗалыгы исәпләнә, аларның хуҗалары түләүле ТВ - кабель, спутник яки IPTV карый. Кагыйдә буларак, бу очракта кулланучылар күп санлы телеканаллар карый ала. Әмма, белгечләр фикеренчә, бу тәҗрибә еш кына үзен акламый. «Статистика мәгълүматлары буенча, кешеләр 150-шәр телеканалны карамый, шуңа күрә артыгын түләүнең мәгънәсе юк. Федераль мультиплекста булган каналлар да җитәрлек, - дип саный А.Хәйруллин. - Түләүле телевидениене сурәтнең яхшы сыйфаты өчен файдаланучы барлык гражданнар да бүген үк бушлай цифрлы телевидениегә күчү мөмкинлегенә ия».
Цифрлы тапшыруларны кабул итү өчен антенна булырга тиеш - һәр фатирда шәхси антенна, яисә күпфатирлы йорт өчен уртак булган җайланма. Хәзерге вакытта Татарстанда 19 мең йорттагы 5360-ының түбәсендә генә гомуми антенна бар. «Бу хәлне төзәтергә ярдәм итәчәк карар кабул ителде. Антенаны монтажлау һәм урнаштыру торак фондны капиталь ремонтлау программасында каралачак. Бер 5 катлы 4-подъездлы йортка 90 мең сум тирәсе акча тотыла – бу зур акча түгел. Муниципалитетларның йортларда эш төрләрен һәм составын билгеләүче гражданнар белән бергә чираттагы елга проектлаштырганда коллектив антенна урнаштыруны да кертүләре зарур», - диде А.Хәйруллин.
Телевизор цифрлы сигнал кабул итмәсә, махсус приставка сатып алырга кирәк, дип искәртте ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры. Алар кибетләрдә, шулай ук барлык почта бүлекчәләрендә 950 сум тирәсенә сатыла.
Халыкның якланмаган категорияләре спутник җиһазларына һәм цифрлы приставкаларга субсидияләр алачак
Географик үзенчәлекләр нигезендә бөтен ил территориясенең 100%-ын цифрлы сигнал белән колачлау мөмкин түгел. Әйтик, А.Хәйруллин сүзләренә караганда, Татарстанда 157 торак пункт бар, аларда тотрыклы цифрлы эфир тапшырулары сигналы булмаган. Бүгенге көндә әлеге районнарда яшәүчеләрнең 92%-ы IPTV кулланса да, тагын 8%-ы (меңгә якын хуҗалык) аналог телевидениесен карый һәм октябрьдә телевизор караудан колак кагарга мөмкиннәр.
Аналог ТВ өзелгән очракта, андый кулланучыларга түләүле булган спутник телевидениесенә күчәргә туры киләчәк, ул түләүле. Бу проблеманы гадел хәл итү өчен ТР Хөкүмәте берничә мөһим карар кабул итте.
«Әгәр бу торак пунктларда кеше аналоглы телевидениене карый һәм аңа спутникка күчәргә туры килә икән, ул 20 федераль телеканалны спутник тапшыруларында бушлай карау мөмкинлегенә ия була. Махсус тариф спутник телевидениесенең барлык операторлары буенча кертелде», - дип аңлатты А.Хәйруллин.
Әмма эксплуатация генә түгел, спутник телевидениесенә күчү дә шактый чыгымнар белән бәйле – спутник тәлинкәсен сатып алырга һәм урнаштырырга кирәк. Бу очракта кулланучылар субсидия алуга дәгъва итә алалар.
«Йорт хуҗалыгы составында кереме бер кешегә бер ярым тапкыр яшәү минимумыннан артмаган аз керемле катламнарга карата - бу 13 мең 755 сум – республика бюджетыннан субсидия алырга мөмкин, - дип аңлатты ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова. – Безнең бәяләүләр буенча, бу цифрлы тапшырулар булмаган торак пунктлардан якынча 567 йорт хуҗалыгы».
Спутник җиһазларын сатып алуга киткән чыгымнарны компенсацияләү өчен гражданга соңгы 3 айда керемнәр турында белешмә һәм җиһазлар сатып алуны һәм урнаштыруны раслый торган документлар тапшырырга кирәк. Документлар һәр муниципаль районда булган компенсация түләүләре үзәгендә кабул ителә. Компенсация 7 мең 300 сумнан артмый. Халыкның якланмаган категорияләренә субсидияләргә ТР бюджетында барлыгы 4 млн. сум каралган.
Исегезгә төшерәбез, бюджет субсидияләренә халыкның якланмаган катламнарына караган цифрлы сигнал кабул итү өчен приставкалар сатып алучы гражданнар хокуклы. Аларга гаиләнең һәр әгъзасына яшәү минимумыннан 9 мең 170 сумнан түбәнрәк керемле күп балалы гаиләләр һәм инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләр, 20 меңнән әзрәк кереме булган 70 яшьтән өлкәнрәк булган ялгыз яшәүче пенсионерлар яки шундый ук керемле ике пенсионердан торган гаиләләр, шулай ук керемнәре 20 меңнән артмаган инвалидлар һәм инвалидлардан торучы ялгыз яшәүче гаиләләр керә. Субсидияләр алу өчен, агымдагы елның 1-нче декабренә кадәр керемнәр һәм компенсация түләүләре үзәгенә приставкалар сатып алу турында документлар тапшырырга кирәк.
«Күп балалы гаиләләр һәм инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләр керемнәр турында мәгълүмат бирү зарурлыгыннан азат ителә», - дип өстәде Э.Зарипова.
Әгәр дә кулланучыларга сатып алынган җиһазларны көйләүдә һәм тоташтыруда ярдәм кирәк булса, алар волонтерны мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының кайнар линия телефоны аша чакырта ала: 8-800-222-87-16. Шушы ук телефон буенча цифрлы тапшыруларга күчү турында барлык кызыксындырган сорауларны бирергә мөмкин. Ярдәм бушлай күрсәтелә.