В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Быел рус теле, җәмгыять белеме, тарих, чит телләр буенча БДИ биремнәре үзгәрешләр кичерде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче март, Алена Мирошниченко). 25 мартта Татарстан һәм аның башкаласында бердәм дәүләт имтиханын вакытыннан алда тапшыру чоры башлана. Чыгарылыш сыйныф укучылары йомгаклау аттестациясен Казанның 62-нче һәм Яр Чаллының 6-нчы мәктәпләрендә имтихан кабул итү пунктларында уза алачаклар. Бердәм дәүләт имтиханының төп дулкыны 27 майдан 1 июльгә кадәр узачак, республикада 83 пункт эшләячәк, анда имтиханнарны 16 мең 329 укучы тапшырачак. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов хәбәр итте.
"2019 елда 11 һәм 9 сыйныфларда йомгаклау аттестациясе РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының яңа нормативларына һәм хокукый актларына туры китереп үткәрелә. 1 мартка урта гомуми белем бирү программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясен уздыру өчен 2019 елда 17 мең 816 катнашучы теркәлгән", - диде Р.Борһанов. Имтиханнарга академик бурычы булмаган, шул исәптән йомгаклау иншасы (изложениесе) өчен, шулай ук барлык уку предметлары буенча еллык билге канәгатьләнерлек күрсәткечләрдән түбән булмаган чыгарылыш сыйныф укучылары кертелә. Шунысы мөһим: аттестациядә катнашу өчен чыгарылыш сыйныф укучысы 2019 елның 1 февраленә кадәр тиешле гариза бирергә тиеш иде.
Чыгарылыш сыйныф укучылары бары тик база яки профильле математиканы гына тапшыра алалар
Быел рус теле, җәмгыять белеме, тарих, чит телләр буенча БДИ биремнәре үзгәрешләр кичерде. Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры сүзләренчә, мәктәп укучылары иншалар шаблоннарын өйрәнмәсен өчен, рус теле буенча имтиханнарга яңа бирем керткәннәр, шулай ук чыгарылыш сыйныф укучыларын функциональ, "мәгънәви" ("смысловое") укуга тикшерә башлаячаклар. Җәмгыять белеме буенча биремнәр формулировкасы һәм мини-иншаны бәяләү системасы камилләштерелде. Тарих буенча биремнәрне үтәү өчен өстәмә күрсәтмәләр кертелде. Чит тел буенча икенче, альтернатив, инша темасы кертелде - "Минем фикер". Моннан тыш, быел математика буенча БДИ тапшыру тәртибе үзгәрде. Хәзер укучы имтиханның бер генә дәрәҗәсен – база яки профиль дәрәҗәсен сайлый ала. Яңадан тапшырылган очракта, аның профильләрен үзгәртү мөмкинлеге булачак. Узган ел чыгарылыш сыйныф укучылары бары тик профильле дәрәҗә генә тапшыра ала, чөнки аларда урта гомуми белем турындагы документ бар инде.
Чыгарылыш сыйныф укучылары аттестацияне вакытыннан алда, төп һәм өстәмә периодларда үтә алачаклар. Имтиханнарның бердәм җәдвәле БДИ рәсми мәгълүмат порталында һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында урнаштырылган. Вакытыннан алда БДИ 25 марттан 10 апрельгә кадәр узачак. "Кагыйдә буларак, бердәм дәүләт имтиханын вакытыннан алда тапшыручыларның төп өлеше - узган ел чыгарылыш сыйныф укучылары, шулай ук урта һөнәри белем бирү оешмалары чыгарылыш укучылары. Моннан тыш, имтиханнарны вакытыннан алда БДИ тапшыруның төп чорында җитди сәбәпләр аркасында булмый калган яки чит илдә белем алуны дәвам итәргә ниятләүче укучылар тапшыра ала. Имтиханнарны вакытыннан алда 14 гомуми белем бирү фәне буенча 738 катнашучы тапшырачак", - дип билгеләп үтте Р.Борһанов.
Татарстан чыгарылыш сыйныф укучылары җәмгыять белемен даими сайлый
Дәүләт йомгаклау аттестациясенең (ГИА) төп чорында, 27 майдан 1 июльгә кадәр, 11-нче сыйныф укучылары өчен республикада 83 имтихан кабул итү пункты эшкә җәлеп ителәчәк. Җитди сәбәпләр аркасында БДИны вакытында тапшыра алмаучылар 17 июньнән башлап резерв көннәрне куллана алачак. Ел саен төп БДИ тапшыруның соңгы көне "бердәм резерв" булачак - 1 июльдә теләсә нинди фән буенча имтихан тапшырырга мөмкин булачак. Моннан тыш, резерв көннәре белән дәүләи йомгаклау аттестациясенең түбәндәге катрнашучылары файдалана ала: мәҗбүри белем бирү фәннәренең берсеннән канәгатьләндерми торган нәтиҗә алучылар, нигезле сәбәпләр аркасында имтиханга килмәүчеләр, нигезле сәбәпләр аркасында имтихан эшен тәмамламаучылар, шулай ук дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрү тәртибен бозу турындагы аппеляцияләре канәгатьләндерелгән укучылар, дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрү тәртибен бозган очракта, имтихан нәтиҗәләре юкка чыгарылган укучылар. Сайлап алу предметлары буенча минималь балл алучылар бердәм дәүләт имтиханын бер елдан соң гына тапшыра алачак.
"2019 елда республиканың 11-нче сыйныф чыгарылыш укучыларының дәүләт йомгаклау аттестациясендә төп чорда 16 мең 329 укучы катнашачак", – диде спикер һәм сайлау буенча фәннәр арасында җәмгыять белеме үзгәрешсез кала, икенче урында - табигый-фәнни цикл фәннәре: физика, химия, биология, дип өстәде. Химия, инглиз телен, информатика һәм ИКТ, география һәм алман телен тапшыручылар саны артты.
Брифингта журналистларның игътибары аттестат алуга имтихан нәтиҗәләренең ничек тәэсир итүенә юнәлтелде. Әйтик, урта гомуми белем бирүнең барлык уку предметлары буенча да "бишле" билгесеннән тыш, чыгарылыш сыйныф укучысына рус теле һәм математиканың профиль дәрәҗәсенннән кимендә 70 балл һәм төп дәрәҗә математикадан 5 балл җыярга кирәк. Югыйсә мәктәп укучысы алтын медален һәм "махсус үрнәктәге" аттестатын югалта.
Төп дәүләт имтиханының мәҗбүри фәннәрнен 36 меңнән артык укучы тапшырырга планлаштыра
9 сыйныфларда имтиханнарга килгәндә, быел укучылар беренче тапкыр рус теле буенча йомгаклау әңгәмәсе узды. Дәүләт йомгаклау аттестациясе мәҗбүри рус теле һәм математика һәм ике сайлап алынган фәннән тора. Вакытыннан алда тапшыру этабы 22 апрельдән 14 майга кадәр узачак, төп этап – 24 майдан 2 июньгә кадәр. Резерв көннәрендә, 25 июньнән 2 июльгә кадәр, төп дәүләт имтиханын (ОГЭ) ике канәгатьләнерлек булмаган нәтиҗә алган, шулай ук җитди сәбәпләр аркасында имтиханга килмәгән яки тәмамламаган тугызынчы сыйныф укучылары яңадан тапшыра.
Төп дәүләт имтиханының мәҗбүри фәннәрнен 36 меңнән артык укучы тапшырырга планлаштыра. Сайлау предметлары арасында беренче тапкыр укучыларда информатика һәм ИКТ аеруча популяр, икенче урында - җәмгыять белеме, өченчедә - элеккечә география.
Барлык имтихан кабул итү пунктлары да диярлек аттестация кампаниясенә әзер
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары – Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Наталья Гречанникова имтихан уздыру пунктларының барысы да видеокүзәтү камералары һәм металл эзләгеч белән җиһазландырылачагы турында сөйләде. Онлайн режимда БДИ тапшыру процессын күзәтергә мөмкин булачак. Төп дәүләт имтиханында офлайн видеокүзәтү оештырылачак. Шул ук вакытта язмалар карау өчен киләсе елның 1 мартына кадәр ачык булачак.
Дәүләт йомгаклау аттестациясендә төп хокук бозулар арасында Н.Гречанникова гаджетлар яки мәгълүмати материаллар, шпаргалкаларны алып керергә омтылуны атады. "Әгәр укучы имтиханда әлеге фәннәрнең берсе белән күренсә, ул куыла, ә аның эше гамәлдән чыгарыла. Ул үз эшен бер елдан соң гына яза алачак", - дип кисәтә ул. Моннан тыш, имтихан кабул итү пунктларының тәртип бозуны күрмәгән хезмәткәрләре өчен дә җәза һәм административ җаваплылык каралган.
Р.Борһанов ышандырганча, имтихан үткәрү пунктлары республиканың барлык муниципаль берәмлекләрендә дә диярлек аттестация кампаниясенә әзер.