Элегрәк моның өчен 14 көн вакыт кирәк иде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы гыйнвар). Татарстанда шәхси эшмәкәрләрне һәм крестьян (фермер) хуҗалыкларын 5 эш көне эчендә теркәргә мөмкинлек бирә торган электрон сервис эшли башлады.
Элегрәк моның өчен 14 көн вакыт кирәк иде. Документларны кәгазь форматта курьер китереп бирә иде. Электрон карар ярдәмендә акчаларны якынча экономияләү ай саен 900 мең сум яки елына 10,8 млн сум тәшкил итәчәк.
Юридик шәхесне теркәү бүген иң популяр хезмәтләрнең берсе булып тора. 2019 елда Татарстанда шундый 54 меңнән артык мөрәҗәгать алынган, дип хәбәр иттеләр ТР Дәүләт идарәсенең, мәгълүмати технологияләрнең һәм элемтәнең цифрлы үсеш министрлыгында.