Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
08.07.2022, 15:15

Татарстанда 29 нчы июльгә кадәр урманнарда йөрүгә чикләүләр кертелде

Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен гражданнарга штраф күләме – 50 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен 1 млн сумга кадәр тәшкил итәчәк.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 8 нче июль, Дмитрий Никитин). Татарстанда эссе һава торышы сәбәпле, якындагы өч атнада урманнарда йөрүгә һәм аларга транспорт керүенә чикләүләр гамәлдә. Казанның 7 районы территориясендә 4 нче класслы янгын куркынычы кертелгән. Ел башыннан бирле урманнарда йөрүчеләрнең 32 кагыйдә бозу очрагы ачыкланган, шуларның 4 се янгын куркынычсызлыгы белән бәйле. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов хәбәр итте.

ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә, чикләүләр 8 нче июльдән Аксубай, Әлки, Апас, Югары Ослан, Биектау, Кайбыч, Питрәч районнары һәм Казан территориясендә 21 көн дәвамында гамәлдә булачак. Бүгенге көндә урман тармагы белгечләре чикләүләр турында мәгълүмат белән күрсәткечләр урнаштыралар, шулай ук урман юллары буйлап йөрүне шлагбаумнар белән ябалар. «Тәүлек буе кизү тору эше оештырылды, урман массивларында патрульлек көчәйтелде, ял көннәрендә урманнарга күпләп килә торган урыннарда вакытлы постлар булдырылды. Моннан тыш, гадәттән тыш хәлләр очрагына янгын сүндерү көчләре һәм чаралары, шул исәптән резервлары да тулы әзерлектә тора», – дип ассызыклады И.Зарипов.

Урманнарда ут ачу, шулай ук үз җир участогыңда, ачык территориядә дә коры үлән яндыру катгый тыела, дип искәртте ул. «Бу зур янгыннарның төп сәбәпләре», - дип өстәде ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары.

Янгынга каршы махсус режим гамәлдә булган чорда урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен штраф күләме – 50 мең сумга кадәр, вазыйфаи затлар өчен – 90 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен 1 млн сумга кадәр тәшкил итәчәк.

Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу очраклары турында урман саклауның бердәм федераль номерына хәбәр итәргә мөмкин: +7(800) 100-94-00.

Барлык яңалыклар