Республиканың аерым районнарында температураның минус 37 градуска кадәр төшүе ихтимал.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче февраль). Татарстанда һәм аның башкаласында 25-нче февральгә кадәр һава температурасы нормадан 9-15 градуска түбәнрәк булган салкын һава торышы сакланачак. Синоптиклар фаразлары буенча, бу көннәрдә минималь температура минус 25-30 градус тәшкил итәчәк, аерым районнарда – минус 37 кадәр. Бозлавык саклана.
19-нчы февраль иртән һәм көндез Казанда бераз кар явачак. Талгын җил көтелә. Көндез максималь һава температурасы 16-18 градус салкын булачак. Төнлә явым-төшемсез булачак, талгын җил. Төнлә һәм иртән 23-25 градус салкын, аязганда 28 градуска кадәр җитәчәк.
Тулаем алганда, Татарстан буенча иртән һәм көндез бераз кар явачак, талгын җил. Төнлә явым-төшемсез, талгын җил. Төнлә һәм иртән һаваның минималь температурасы 22-27 градус, аязган вакытта минус 29-34 градуска кадәр җитәчәк. Көндез термометр баганаларын минус 14-19 градус күрсәтәчәкләр, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Гидрометүзәге.
Республикада тәүлеклек уртача һава температурасы нормадан түбән булган салкын һава торышы 16-нчы февральдән бирле. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе шуңа бәйле рәвештә энергетика һәм торак-коммуналь хуҗалык объектларында, техноген янгыннар һәм кешеләрнең ис газы белән агулану очраклары белән бәйле һәлакәтләрнең барлыкка килү ихтималын арттыра. Халык арасында туңу һәм өшү очраклары, шулай ук санитар-эпидемиологик хәлнең начараю ихтималы саклана.