Эпидсезон башланганнан бирле 1157 казанлы медиклар ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN, 21 нче июнь). Эпидемия сезоны башланганнан бирле Татарстанның медицина оешмаларына талпан тешләвеннән 5537 кеше мөрәҗәгать иткән, шуларның 1157 се – казанлы. Республика күрсәткечләре узган елгы күрсәткечләрдән 6% ка һәм күпьеллык уртача күрсәткечтән ике тапкыр югарырак.
Талпан вирусы энцефалиты буенча эндемик булган 30 административ территориядә, шул исәптән Казанда, талпан тешләү очракларының 84,2% ы булган.
Быел Татарстанда кешеләрдән алынган 1637 талпанны тикшерделәр. Аларның 298 ендә иксодлы талпан боррелиозы китереп чыгаручы матдә бар, тагын өчесендә талпан вируслы энцефалиты табылган.
Төбәктә 2694 гектар мәйданда талпаннарга каршы эшкәртү үткәрелгән. Җәйге сәламәтләндерү оешмаларында 608,9 гектар мәйдандагы участокларны эшкәрткәннәр.
Республиканың 7564 кешесе, шул исәптән 902 бала, талпан вирусы энцефалитыннан прививка ясаткан, дип хәбәр иттеләр Россия кулланучылар күзәтчелегенең ТР буенча идарәсендә.
Талпан тешләгән очракта аны алу өчен мөмкин кадәр тизрәк медицина оешмасына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Аннан соң энцефалитны профилактикалау кирәкме-юкмы икәнен ачыклау өчен талпанны лаборатория тикшерүенә китерү сорала.
Медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итү мөмкинлеге булмаса, талпанны үзеңә алырга кирәк. Тешләнгән урынны теләсә нинди чара (спирт яки йод) белән дезинфекцияләргә, аннан соң кулларны сабын белән яхшылап юарга киңәш ителә. Алынган талпанны, герметик рәвештә ябыла торган савытка салып, тикшерүгә Сеченов урамы, 13а адресы буенча урнашкан ТР Гигиена һәм эпидемиология үзәгенә алып барырга кирәк. Тулырак мәгълүматны +7(843)221-79-12, +7(843)221-79-07 телефоннары буенча белергә була.