Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче май). Татарстанда ишегалды киңлекләрен ремонтлау һәм төзекләндерү программасы әзерләнәчәк һәм гамәлгә ашырылачак, шулай ук стационарларны капиталь ремонтлау программасы тәкъдим ителде. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, күп фатирлы торак йортларның ишегаллары шулай ук иҗтимагый киңлекләр булып тора һәм аларга зур игътибар бирергә кирәк. Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, җәмәгатьчелекне ишегалды киңлекләрен төзекләндерү буенча фикер алышуга җәлеп итү, фикер алышулар нәтиҗәләре буенча ремонтлауның өстенлеген билгеләү мөһим. Республика башлыгы бу эшкә мөнәсәбәтле барлык ведомстволарга һәм структураларга әлеге мәсьәләне эшләп бетерү буенча тиешле йөкләмә бирде.
Татарстан Президенты шулай ук республикада стационарларны – дәвалау учреждениеләрен, хастаханәләрне капиталь ремонтлау программасы башлап җибәрелүе турында хәбәр итте. Ул искәрткәнчә, республикада поликлиникаларга капиталь ремонт ясала, һәм киләсе программада стационарларны капиталь ремонтлау булачак.
Күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау барышы турында сөйләгәндә, ТР Төзелеш, архитектура һәм Торак коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, 1 млрд.сумнан артык суммага эшләр башкарылган, бу 18,5% тәшкил итә. Яшүсмерләр клубларында планлаштырылган барлык 26 объектта да капиталь ремонт эшләре алып барыла, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте. Финанслау күләме 100 млн. сум тәшкил итә.
Ирек Фәйзуллин шулай ук мәгариф объектларын, балаларны савыктыру лагерьларын капиталь ремонтлау барышы турында да сөйләде.