В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
20-нче марттан Татарстанда дәүләт йомгаклау аттестациясен вакытыннан алда үткәрү чоры башлана.
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы март, Алинә Бережная). 20-нче марттан Татарстанда дәүләт йомгаклау аттестациясен вакытыннан алда үткәрү чоры башлана, Казанда имтихан үткәрү пункты Совет районының 8-нче гимназиясендә оештырылачак. Унберенче сыйныф укучылары өчен дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрүнең төп чоры 25-нче майдан башланачак. Барлыгы 17 мең 113 чыгарылыш сыйныф укучысы БДИ тапшырырга планлаштыра. Бу хакта бүген ТР Министрлар кабинетында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов хәбәр итте.
«Дәүләт йомгаклау аттестациясенә академик бурычлары булмаганнар, шул исәптән йомгаклау иншасы яки изложениесе өчен, урта гомуми белем бирү программасы буенча һәр ел уку предметлары буенча еллык билгеләре булган һәм 2020 елның 1-нче февраленә кадәр дәүләт йомгаклау аттестациясендә катнашу өчен гариза бирүчеләр кертелә», - дип искәртте Р.Борһанов. 6-нчы майда чыгарылыш сыйныф укучыларының сочинение (изложение) язу буенча соңгы мөмкинлеге булачак, дип өстәде ул.
Яңалыкларга килгәндә, быел чыгарылыш сыйныф укучылары математика буенча БДИны бары тик бер дәрәҗәдә – профильле яки база дәрәҗәсендә тапшыра алачак. Яңадан тапшырган очракта унберенче сыйныф укучысы гаризада башка дәрәҗәне күрсәтә ала. Әмма мәктәпне узган елларда тәмамлаучылар математиканы бары тик профильле дәрәҗәдә генә тапшыра алалар, чөнки ул урта гомуми белем турындагы документка ия, дип аңлатты Р.Борһанов.
БДИ вакытыннан алда 20-нче марттан 13-нче апрельгә кадәр барачак. Дәүләт йомгаклау аттестациясенең бердәм җәдвәле бердәм дәүләт имтиханының рәсми мәгълүмат порталында урнаштырылган.
«Кагыйдә буларак, БДИны вакытыннан алда тапшыручыларның төп өлеше - узган елларда мәктәпне тәмамлаучылар, шулай ук урта һөнәри белем бирү оешмаларын тәмамлаучылар», - дип сөйләде Татарстан мәгариф һәм фән министры. Моннан тыш, БДИ тапшыруның төп чоры вакытында җитди сәбәпләр аркасында мәктәптә булмаучылар - Россия һәм халыкара ярышларда катнашучылар, дәвалану узучылар яки белем алуны Россия читендә дәвам итүчеләр имтиханны алдан тапшыра алачак.
БДИның төп чоры 25-нче майдан 29-нчы июньгә кадәр узачак. Беренче имтихан көнендә, 25-нче майда, география һәм әдәбият буенча имтихан узачак, быел аларга информатика һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләр буенча БДИ өстәлә. Рус теле буенча мәҗбүри имтихан 28-нче майда узачак, математика буенча - 1-нче июньдә. Чит телләр буенча имтиханның телдән башкарыла торган өлешенә ике көн – 15-нче һәм 16-нчы июнь бүлеп бирелгән. Җитди сәбәп аркасында БДИны вакытында тапшыра алмаучылар өчен 19-нчы июньнән резерв имтихан көннәре каралган. «Ел саен БДИ тапшыруның төп чорының соңгы көне бердәм резервка әверелә - 29-нчы июньдә теләсә нинди фән буенча имтихан тапшырырга мөмкин булачак», - дип аңлатты Р.Борһанов.
Беренче ел рәттән укучыларның сайлау буенча фәннәр арасында җәмгыять белеме, икенче урында – табигый-фәнни фәннәр.: дип өстәде. «Ел саен 11 сыйныфны тәмамлаучылар саны арта, һәм, шуңа бәйле рәвештә, сайлап алынган предметлар саны арта. Шул ук вакытта абсолют саннарда, 2019 ел белән чагыштырганда, физика буенча БДИда катнашучылар саны 89-га һәм химия буенча 4-кә кимегән», - дип сөйләде ТР мәгариф һәм фән министры.
Чыгарылыш сыйныф укучысына аттестат алу өчен рус теле һәм математика буенча ким дигәндә 70 баллдан да ким булмаган балл яки база дәрәҗәсендәге математика буенча 5 балл җыярга кирәк.
«Әгәр медаль һәм отличник аттестаты алуга дәгъва итүче чыгарылыш сыйныф укучысы беренче имтиханда мәҗбүри фәннәр буенча минималь балларны җыймаса, отличник аттестаты һәм медаль алу хокукын югалта», - дип ассызыклады Р.Борһанов.
9 сыйныфтагы төп дәүләт имтиханнарына килгәндә, 21-нче апрельдән 16-нчы майга кадәр - вакытыннан алда тапшыручылар өчен, 22-нче майдан 16-нчы майга кадәр - төп имтихан вакыты. Дүрт имтиханның күп дигәндә икесеннән канәгатьләнерлек булмаган билге алучылар, шулай ук җитди сәбәп аркасында имтихан тапшырмаучылар яки имтиханны язып бетерә алмаучы укучылар төп дәүләт имтиханын төп имтихан чорының резерв көннәрендә (20-30 июньдә) тапшыра ала.
Дәүләт йомгаклау аттестациясе үткәрү вакытында имтихан үткәрү пунктларының барысы да видеокүзәтү камералары һәм металл эзләгечләр белән җиһазландырылачак. Порталда һәр аудиторияне төбәк һәм федераль дәрәҗәдәге онлайн күзәтүчеләр караячак.
Р.Борһанов билгеләп үткәнчә, Татарстанда имтихан уздырганда тәртип бозулар елдан-ел кими бара. «Төп дәүләт имтиханында да, Бердәм дәүләт имтиханында да видеокүзәтү бөтен аудиторияләрне колачлый. Тәҗрибә күрсәткәнчә, хокук бозулар елдан-ел кими – укучыларга бары үз-үзеңә генә өметләнергә кирәк, ә шпаргалка зыян салырга гына мөмкин», - дип нәтиҗә ясады республика Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы.