В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Әгәр өйдә 65 яшьлек һәм аннан да өлкәнрәк гаилә әгъзалары бар икән, аларга карантин вакытында күченеп китү яхшырак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы март, Ксения Швецова). Татарстанда инфекция белән авыру очраклары теркәлгән чит илләрдән кайткан 14 меңнән артык кеше үзизоляция режимында тора. Чит илләрдән республикага кайтучыларның барысыннан да кичекмәстән бу хакта Татарстан буенча Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте идарәсенә хәбәр итәргә һәм карантинга китәләрен сорыйлар. Мондый чаралар вирусның тиз таралуын булдырмау өчен кирәк, дип хәбәр итте бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина.
Башка илләрдән килгән татарстанлыларны изоляцияләү беренче чиратта аларның якыннарының һәм дусларының сәламәтлеген саклау өчен кирәк, дип ассызыклады М.Патяшина. Мондый кешеләргә аерым бүлмәдә булырга, аннан бары тик саклык битлегендә генә чыгарга, аерым савыт-саба кулланырга тәкъдим ителә. Мондый кеше яшәгән йортта дезинфекция чаралары белән җыештыру үткәрергә кирәк.
«Изоляцияне үтәү хәтта симптомнар булмаган очракта да мөһим, чөнки кеше вирус йөртүче булырга мөмкин, - дип ассызыклады спикер. - Ә симптомнар барлыкка килгән очракта кичекмәстән пациентны йогышлы стационарга хастаханәгә сала торган табибны чакыртырга кирәк».
Әгәр өйдә 65 яшьлек һәм аннан да өлкәнрәк гаилә әгъзалары бар икән, аларга карантин вакытында күченеп китү яхшырак, чөнки алар өчен коронавирусның катлаулануы аеруча куркыныч.
Бүгенге көндә республикада коронавирус белән авыруның 10 очрагы теркәлгән, алар барысы да, М.Патяшина сүзләренчә, имин булмаган эпидемиологик булмаган илләрдән кергән.
Коронавирус инфекциясен даими тикшерәләр, дип хәбәр итте М.Патяшина. Чит илләрдән килүчеләрне, шул исәптән ОРВИ симптомнары барлыкка килүчеләрне дә тикшерәләр. Шулай ук коронавирска «хастаханәдән тыш үпкә ялкынсынуы» диагнозы куелганнарны тикшерәчәкләр - бу авыру коронавирус инфекциясенең аеруча еш катлаулануы булып тора. Моннан тыш, тикшерүне үз теләгегез белән узарга мөмкин - моның өчен яшәү урыны буенча поликлиникага мөрәҗәгать итәргә һәм борынлыктан мазок тапшырырга кирәк, диде М.Патяшина.
Вирус йоктыруда шикләнелгән бөтен пациентларны инфекция хастаханәсенә озаталар. ТР Премьер-министры урынбасары, коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш буенча республика штабы башлыгы Ләйлә Фазлыева сүзләренчә, бүгенге көндә хастаханәдә урыннар җитәрлек. «Әлеге юнәлеш буенча эшне йогышлы хастаханәләр генә башкармый, - дип өстәде ул. - Гадәттән тыш хәлләрдә без пациентларны кабул итү өчен эшләнгән схема буенча өстәмә бүлекләр булдырабыз».
Исегезгә төшерәбез, Казанда Республика йогышлы авырулар хастаханәсендә 309 койка оештырылган, өстәмә рәвештә 2-нче клиника хастаханәсе базасында 163 койка әзерләнгән. Кирәк булган очракта, шәһәр стационар урыннарында тагын 726 ятак булдырылачак.
«Без башка илләрдән кайтучылардан Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенә хәбәр итүләрен һәм үзизоляцияләү буенча таләпләрне тайпылышсыз үтәүләрен сорыйбыз. Хәзер карантинда булучыларны рейд контроле тикшерүләре үткәрелә башлады. Режимны бозган очракта административ җаваплылык каралган, - дип өстәде Л.Фазлыева. - Кабат хокук бозу очрагында мәҗбүри госпитализация турындагы судка дәгъва төзеләчәк. Ә кешеләрнең авыруына китергән санитар-эпидемия кагыйдәләрен бозган өчен җинаять җаваплылыгы каралган».
Башка илләрдән кайтучылар һәм республика халкының карантин режимын бозучылар турында «Халык контроле» сервисы ярдәмендә, шулай ук +7(800)222-59-00 телефоны буенча хәбәр итәргә мөмкин.