В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Хезмәт күрсәтү өчен медицина оешмаларына 146 млн сумнан артык акча күчерелгән
Фото: Денис Гордийко
Быел медицина оешмалары йөклелек һәм бала табу белән бәйле хезмәтләр күрсәткән өчен 146 млн сумнан артык акча алган.
Бала тудыру сертификаты йөкле хатынга бала тудыру өчен медицина оешмасын сайларга һәм йөклелекне аннан соң да күзәтергә мөмкинлек бирә. Документ яшәү урыны буенча яки бала тудыру йортында, шулай ук баланы профилактик тикшерү үткәреләчәк балалар поликлиникасында хатын-кызлар консультациясенә беренче килү вакытында формалаштырыла.
Социаль фондның Татарстан бүлеге җитәкчесе Эдуард Вафин сүзләренчә, хәзер хатын-кызлар консультациясендә, уңышлы бала табуда һәм баланы күзәтүдә исәпкә кую турында барлык кирәкле мәгълүматлар автомат рәвештә ведомствога тапшырыла, бу медицина хезмәткәрләре өчен документны тутыру процедурасын шактый гадиләштерә һәм хатын-кызлар өчен кәгазь бланк йөртү кирәклеген юкка чыгара.