Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
06.08.2020, 11:53

Татарстанда COVID-19 белән авыруда шикләнелгән 1 меңнән артык кеше медицина күзәтүе астында тора

Соңгы тәүлек эчендә коронавирус инфекциясенә 4490 тест үткәрелде.

(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы август, Ксения Швецова). Татарстанда пандемиянең бөтен чорында коронавирус инфекциясе белән авыруның 5781 очрагы теркәлгән, 100 мең кешегә бу күрсәткеч 150,6 тәшкил итә. СОVID-19 белән авыруда шикләнелгән меңнән артык кеше медицина күзәтүе астында тора. Республикада агымдагы санитар-эпидемиологик вәзгыять турында «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР буенча Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина һәм ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев сөйләде.

Үткән тәүлектә Татарстанда коронавирус инфекциясе белән авыруның 30 яңа очрагы ачыкланган. 7 кеше хастаханәгә озатылган, 23 кеше өйдә дәвалана. 24 кеше сәламәтләнгән.

Моннан тыш, соңгы тәүлек эчендә коронавирустан ике ир-ат вафат булды - Казан һәм Чаллы шәһәрендә яшәүчеләр. А.Абашев сүзләренчә, өлкән яшьтәге ике пациент та коронавирустан тыш башка катлаулы авырудан интеккән. Барлыгы республикада COVID-19дан 45 үлем очрагы теркәлгән.

Бүген стационарда коронавирус инфекциясеннән 525 кеше дәвалана, барысының да диярлек хәле канәгатьләнерлек. 25 кеше үпкәләрнең ясалма вентиляциясендә тора, дип хәбәр итте Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары.

«Медицина күзәтүе астында вируска шик белән авыручылар белән элемтәдә булган 981 кеше һәм чит илләрдән кайткан 39 кеше кала», - дип хәбәр итте Л.Авдонина. «Халыкара аэропортларда эчке рейслар буенча хәрәкәт итүче 39 һава судносы каралды. 4572 пассажир һәм экипаж әгъзалары тикшерелде, коронавирус инфекциясе булуда шик тудырган һәм температуралы затлар ачыкланмады. Әмма без ел ахырына кадәр сәфәрләрдән тыелырга киңәш итәбез, бигрәк тә чит илләргә», - дип өстәде ул.

Үткән тәүлектә Татарстанда ПЦР-диагностика ысулы белән коронавирус инфекциясенә 4490 тест үткәрелде. Барлыгы республикада 478 мең 903 тест эшләнгән. Л.Авдонина сүзләренә караганда, республикада бер тәүлектә уздырырга мөмкин булган иң күп тестлар саны - 5805 тикшеренү тәшкил итә.

Барлык яңалыклар