Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
19.03.2019, 11:51

Татарстанда студентларның 84% системалы рәвештә спорт белән шөгыльләнә

Татарстанның яшь спортчылар 2-12 март көннәрендә Красноярск шәһәрендә узган XXIX Дөньякүләм кышкы Универсиада ярышларында 8 медаль яуладылар.

(Казан шәһәре. KZN.RU, 19-нчы март).Татарстанда студентларның 84%-ы системалы рәвештә спорт һәм физкультура белән шөгыльләнә, ә Казан югары уку йортлары һәм республиканың башка эре шәһәрләре арасындагы конкуренция һәрдаим үсә. Нәкъ менә шуңа күрә, Татарстанның яшь спортчылар 2-12 март көннәрендә Красноярск шәһәрендә узган XXIX Дөньякүләм кышкы Универсиада ярышларында 8 медаль яуладылар, дип саный ТР спорт министры Владимир Леонов. ТР Министрлар кабинетында узган бүгенге брифингта ул: «Перспективада Универсиада икенче дәрәҗәгә чыгарга мөмкин һәм беренче чиратта ил җыелма командалары арасында түгел, ә югары уку йортлары арасындагы спорт турниры буларак үзгәрергә мөмкин», – дип билгеләп үтте.

Искә төшерик: Россия тарихындагы беренче кышкы студентлар уеннарында 17-25 яшь аралыгында бөтен дөньядан 3 меңнән артык спортчы катнашкан иде. Ярышларда 11 спорт төрендә 76 комплект бүләк уйнатылды. Россия җыелма командасы барлыгы 112 бүләкне яулады һәм катнашучы илләр арасындагы медальләр зачетында беренче урынга ия булды. Россия командасы составында 25 Татарстан спортчысы 5 спорт төрендә көч сынашты: чаңгыда куышу, сноуборд, тимераякта фигуралы шуу, хоккей, туплы хоккей. Алар 8 медаль – 4 алтын, 3 көмеш һәм 1 бронза яуладылар. Яшь татарстанлы спортчыларның яхшы нәтиҗәләре республикада студентлар спортының үсеше хакында сөйли, – дип билгеләп үтте Вдадимир Леонов һәм бүген студентларның 84%-ы системалы рәвештә спорт һәм физкультура белән шөгыльләнә, 10 мең кеше даими рәвештә спартакиадаларда катнаша, студентлар лигалары ярышлары кысаларында 6 спорт төрендә җиңү яулыйлар, дип өстәде. «Бүген студентлар спорты югарыга үрли, Казанда югары уку йортлары арасында берничә спорт төрендә зур конкуренция бар, – диде ТР спорт министры. – Безнең ресурс базабыз бар, спорт резервабыз да зур. Универсиада безне зуррак стартларда – дөнья чемпионатларында, олимпия уеннарында – җиңүләр көтүе хакында сөйли. Уйлавымча, киләчәктә Универсиада университетлар арасындагы ярышларга киләчәк».

«Без бу фикерне хуплыйбыз, моңа шатланабыз. Әмма шуны аңларга кирәк: дөньякүләм ярышларда катнашырга теләк белдергән теләсә кайсы студентка фәннәр буенча өлгереш күзлегеннән бик югары таләпләр куела. Әгәр студентның 1 имтиханнан булса да бер елдан артык тапшырылмаган бурычлары бар икән, ректор аны уку йортыннан чыгарырга мәҗбүр була, – дип өстәде Идел буе физик тәрбия, спорт һәм туризм дәүләт академиясе ректоры Юсуп Якубов.

Студентлар уеннарында Идел буе академиясен 10 студент-спортчы һәм 7 волонтер тәкъдим итте. Бүгенге көндә студентларны академиядә 19 спорт төре, шул исәптән 3 кышкы спорт төре буенча әзерлиләр. «Без студентлар спорты үсешен кайгыртабыз, шуңа күрә халыкара һәм россиякүләм универсиадаларда, төрле турнирларда катнашабыз һәм гадәттә безнең спортчы-студентларыбыз лидерлыкка чыга, – дип сөйләде университет ректоры Юсуп Якубов. – Халыкара тәҗрибә студентлар арасына зур спорт мәдәниятен кертә. Укучылар зур спорт дөньясында ниләр барганын күрә һәм бу аларга алга таба үсеш өчен зур трамплин булып тора».

Узган елда олимпия уен төрләре буенча Россия җыелма командалары составына 17 татарстанлы керде. Бөтенроссия һәм халыкара ярышларда республика спортчылары 73 медаль яулады. «Бу уңышлар һәм медальләр артында әлеге эшкә мөнәсәбәтле структураларның зур системалы хезмәте тора, – дип саный В.Леонов. Соңгы елларда Татарстанда спорт инфраструктурасын үстерүгә зур игътибар бирелә, – дип искәртте ул, – универсаль спорт мәйданчыклары, модульле чаңгы базалары, боз ареналары төзелә. Мисал өчен, Юдино бистәсендә күптән түгел боз аренасы ачылды. «Хәзер без фигуралы шуу үзәген төзү проектын эшләү стадиясендә. Казан шикелле зур шәһәр өчен бу үзәк бик кирәк», – дип өстәде В.Леонов.

Спортчылардан тыш Универсиадада 5 мең волонтер катнашты, аларның 1 меңе уеннарга 36 ил һәм Россиянең 62 субъектыннан, 50 кеше Татарстаннан килгән. «Татарстан Республикасы командасында тәҗрибәле волонтерлардан тыш, бу өлкәдә үзләрен беренче тапкыр сынаучылар да бар иде», – дип билгеләде XXIX Дөньякүләм кышкы Универсиада волонтерлар делегациясе җитәкчесе Алмаз Әскаров һәм волонтерлар өчен кызыклы экскурсияләр, һавада йөрүләр, мотивацион программа сыйфатында мәдәни чараларда катнашу мөмкинлеге каралганлыгын җиткерде. Татарстан волонтерлары иң мөһим позицияләрдә катнашты: милли делегацияләргә атташе,   FISU студентлар спорты Халыкара федерациясе гаиләсенә атташе, супервайзер вазыйфалары, спорт программалары волонтерлары, волонтер-табиблар, протокол хезмәте волонтерлары һ.б. «Без кышкы студент уеннарында катнашуыбыз белән бәхетле. Универсиада – ярыш кына түгел, ул бик тирән, һәр катнашучы күңелендә эз калдыра, илһамландыра торган чара», – дип сөйләде А.Аскаров.

«Татарстан спортчылары Россия җыелмасы составында яхшы чыгыш ясады, без аларны тәбриклибез. Алар җилкәсенә җитди йөкләмә ятты, кышкы спорт төрләре җәйгеләре кебек популяр түгел. Тулаем алганда, Универсиада югары дәрәҗәдә узды һәм безнең илдә тагын бер локация ачты, ә Татарстан бу эштә актив катнашты», – дип нәтиҗә ясады республиканың спорт министры.

Барлык яңалыклар